Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы ягында тентүләр дәвам итә


Булат Рәҗәпов: "Хәзер безнең илдә сүз дә әйтергә ярамый, син шундук экстремистка әйләнәсең."
Булат Рәҗәпов: "Хәзер безнең илдә сүз дә әйтергә ярамый, син шундук экстремистка әйләнәсең."

20 гыйнвар көнне Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә хокук органнары 16 кешенең фатирында тентүләр оештырган. 21 гыйнварда Чаллы мәхкәмәсе шуларның дүртесен экстремизмда гаепләп өй сагына алу турында карар чыгарды. "Азатлык" хәбәрчесе гаепләнүчеләрнең берсе – Булат Рәҗәпов белән очрашты.

Сөйләшү иртәнге тугызлар тирәсендә Чаллының тикшерү комитеты бинасы янында булды. Булат органнардан шушы вакытка бирегә чакыру алган булган. Узган тентүләргә, тикшерү комитетына чакыруларга кагылышлы соравыбызга Булат Рәҗәповның җаваплары мондый булды.

– Кичә иртәнге алтыларда өйгә тентү белән килделәр. Шундый ук күренеш Чаллының башка өлешләрендә, Түбән Камада, Алабугада, җәмгысе уналты кеше фатирында булган. Араларында Ксения исемле урыс кызы барлыгын да ишеттем. Шәхсән үземнең компьютерларны алып чыгып киттеләр. Шунысы да гаҗәп, тентү белән керүчеләр үзләре белән пүнәтәйләр дә алып килгәннәр иде.

Мин бит Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшим. Ә пүнәтәйләрнең барысы да Чаллының Яңа шәһәр өлешендә яшәүчеләр булып чыкты. Иртәнге алтыда бу кешеләрнең безнең бистәдә ни эшләп йөрүләре, ничек пүнәтәй булулары бик сәер тоелды, әлбәттә. Биредәге пүнәтәйләрнең орган кешеләре булулары хакында тентү уздыручыларга да әйттем. Тентү бер сәгать чамасы баргандыр, аннан мине тикшерү комитетына алып киттеләр. Анда ашатмыйча-эчертмичә кичке җиделәргә кадәр тоттылар, сорау алдылар. Һәм 21 гыйнварга хөкем карары белән таныштыру өчен мәхкәмәгә чакыру бирделәр. ГЭС бистәсендәге мәхкәмәгә барганчы, иртүк Яңа шәһәрдәге тикшерү комитетына да чакырулы булдык.

– Синеке кебек язмышка дучар булучыларның исемнәрен әйтә аласыңмы?

– Миннән башка мондый тентүләр, сорау алулар Рәдиф Басыйров, Рамил һәм Ринат Кучкаровлар, Наил Юнысов, Айбек Байназаров, Рәис Гыймадиев фатирларында да булган. Калганнарының исемнәре истә түгел, чөнки документларны яклаучы алган иде.

– Менә бу тентүләр, комитетка чакырулар, мәхкәмәләр оештыруларны нәрсә белән аңлатасыз?

– Без узган елның 27 сентябрендә мәчетләрдә акция уздырдык. Анда хиҗапны яклап, мөселманнарны кысуны, Коръән китабын тыюларны тәнкыйтьләп чыктык. Безне экстремизмда гаепләмәкче булалар. Хәзер безнең илдә сүз дә әйтергә ярамый, син шундук экстремистка әйләнәсең. Инде гаепләү белдерелгәнче үк тикшерү комитетының безне гаепләү юнәлешен алуын сиздем. Ә башка тикшерү органнарыннан андый әйбер күрмәдем. Тикшерү комитетында сорау алуларда шундук гаепләү юлы белән барулары, алай ярамавы хакында да белдердем. Ләкин сүзләремә игътибар бирүче булмады.

Түбән Камада яшәүче Ринат Кучкаров кардәшем үзендә булган тентү хакында миңа болай диде: ”Тентү барышында миңа листовкалар ыргыттылар. Башта орган кешеләре фатирга үзләре генә керде, берникадәр вакыттан соң гына пүнәтәйләрне чакырдылар”. Ринатны яхшы беләм, анда андый әйберләр юк иде.

* * * *

Шушы сөйләшү барган чакта Чаллы тикшерү комитеты бинасына Түбән Камадан Рәдиф Басыйровны, бертуган Ринат һәм Рамил Кучкаровны орган хезмәткәре китереп җиткерде һәм аларны, безнең әңгәмәдәшебез Булатны нык ашыктырып, эчкә алып кереп китте.

Тикшерү комитетында булганнан соң, егетләрне мәхкәмә бинасына китерәләр. Көн дәвамында шунысы мәгълүм булды, Чаллы мәхкәмәсе әлеге дүрт кешене өй сагына алу турында карар чыгарган. Булат Рәҗәпов инде бу вазгыятькә аңлатма бирә алмый. “Мин өй сагында. Журналистлар сорауларына җавап бирергә хокукым юк”, диде ул безгә.

Фатирларында тентүләр узган кайбер кешеләрне шушы мәхкәмәгә шаһитлар буларак җәлеп иткәннәр. Шуларның берсе - Рәис Гыймадиев. “Өй сагына алынган шушы дүрт кеше 282нче маддә буенча экстремизмда гаепләнә. Без моны шикаять итәчәкбез. Өй сагының күпме вакытка булуы да да билгеле түгел. Органнар тикшерү эшенә ябыштылар гына әле”, диде Рәис әфәнде.
XS
SM
MD
LG