Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция мөселманнарны җәберләү эзләрен җуярга тели


Казан хокук яклаучылары 17 декабрь көнне Алексеевскида, Чистайда һәм Түбән Камада тоткарланып җәберләнгән мөселманнарның якыннары белән очрашты. Алар Рафаил Зарипов яткан хастаханәгә керде, Алмаз Галиев ябылган вакытлыча тоткарлау урынына барды.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, хокук яклаучылар бу сәфәрдә тупланган мәгълүматларга нәтиҗә ясап төрле органнарга шикаять итәчәк.

"Хокук яклаучылар арасында төрмәләрдә кеше хокуклары торышын күзәтүче комиссия әгъзалары һәм юристлар да бар иде. Хокук яклаучылар Алексеевски районындагы, Чистайдагы полиция бүлегендә һәм шулай ук Түбән Камадагы вакытлыча ябып тору урынында (ИВС) булдылар. Түбән Камадагы бу ИВС-ка чиркәүләр яндырган дип шикләнүчеләр ябылган.

Хокук яклаучылар бары тик бер генә тоткарланучы белән очраша алды. Ул сорауларга җавап бирмәде, күп очракта дәшмәде. Ул шулкадәр каты итеп куркытылган һәм кисәтелгән идеме, әйтеп булмый.

Хокук яклаучылар килгән вакытта, тикшерү белдерүенчә, үзенең җенси әгъзасын кискән Алмаз Галиевны бәйләгән бинтларын алыштырырга алып киткән иделәр. Хокук яклаучылар шулай ук аның белән очраша алмады.

Түбән Кама район хастаханәсендә ятучы Рафаил Зарипов янына куәт структуралары хокук яклаучыларны кертмәде. Алар Зарипов эшен тикшерүченең язма рөхсәте булганда гына аның янына кертә алачакларын әйтте.

Юристлар бу вакытта тугыз тоткарланган мөселманның туганнары һәм хатыннары белән очрашты. Хокук яклаучыларны тоткарлауның кануни булу-булмавы, тоткарлаганда процессуаль кагыйдәләрнең дә үтәлү-үтәлмәве кызыксындырды. Хәзер тупланган мәгълүмат җентекләп тикшерелә һәм йомгак ясалганнан соң төрле оешмаларга шикаять ителәчәк. Полиция тарафыннан канун бозу очраклары булган дип уйлыйбыз", ди Мөхәммәтҗанов.

Булат Мөхәммәтҗанов
Булат Мөхәммәтҗанов
Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, хокук яклаучылар тоткарланучыларның якыннарына кулларында булган бөтен документлар белән килергә кушкан булган. Тоткарларга дигән рәсми язу бары тик яртысында гына булып чыккан.

18 декабрь көнне Казан хокук яклау үзәге Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе башлыгы Павел Николаевка шикаять юллады. 16 декабрь көнне Тикшерү комитетының Түбән Камадагы бүлеге башлыгы урынбасары Равил Исмәгыйлев "Эфир" телеканалына тоткарланган Алмаз Галиев "үзенең җенес әгъзасын камерада табып алган лезвие белән кискән" дип белдергән иде.

Галиевка 33 яшь. Ул узган атнада хастаханәгә китерелде. Аңа операция ясалды. Галиевны яңадан вакытлыча тоткарлау урынына китереп япканнар инде.

"Без Түбән Камадагы ИВС хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачуны таләп итәбез. Без хезмәткәрләр үз вазифаларын төгәл үтәмәгән, ваемсызлык күрсәткән дип саныйбыз. Алар тоткарланганнарны һәм алар ябылган бүлмәләрне контрольдә тотарга тиеш иде. Ничек ул бүлмәдә кырыну лезвиесенең пәйда булуы аңлашылмый", ди Мөхәммәтҗанов.

Бу очракка килгәндә гади кеше дә җәзалаган полиция үз эзен яшерү өчен лезвие кыйссасын уйлап чыгарган дип әйтергә мөмкин. Гадәттә рухи авырулар, авырлыкларга түзә алмаучылар лезвие белән кулларындагы кан тамырларын кисә.

Мөхәммәтҗанов кулларында дәлилләр булмый торып әлегә бу вакыйга хакында полиция үз эзен яшерә дип әйтә алмуларын белдерде. Аның сүзләренчә, Исмәгыйлевнең рәсми белдерүенә карата гына хокук яклау үзәге шикаять яза ала. "Монда ике вариант булырга мөмкин, йә газаплаганнар, йә ваемсызлык күрсәткәннәр. Ни генә булмасын моны ачыклау кирәк. Беренче һәм икенче очракта да без җинаять эзләре күрәбез", ди Мөхәммәтҗанов.

Полициянең һәм тикшерү комитетының мөселманнарны газаплаулары дөньяга чыкмасын өчен тырышканнары сизелеп тора. Төрле сәбәпләр табып алар янына кертмиләр, моңа кадәр фаш булган вәхшилекләргә төрле ялганнар табыла.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Тикшерү комитетының Түбән Камадагы бүлеге җитәкчесе бу каланың эчке эшләр идарәсе башлыгына күрсәтмә язган. Анда "тоткарланганнарның Конституция нигезендә хокукларын яклап, тикшерүче язма рөхсәт биргән вакытта гына алар янына хокук яклаучылар керә ала" диелгән.

"Без бу күрсәтмәне канун бозу дип саныйбыз. Бу тоткарланганнарның конституция нигезендә яклауга хокукларын бозу булып тора. Русия конституция мәхкәмәсенең дә яклаучы теләгән вакытта багучысы белән очраша ала дигән карары бар.

Тоткарлау урынында газапланган һәм әлеге вакытта хастаханәдә ятучы Рафаил Зарипов турында Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе сүзчесе Ирина Нижельская "бөерләре электән үк сәламәт булмаган, аны хәзер табиблар дәвалый", дип белдергән иде.

Полиция бу дөреслеккә туры килмәгән ялган ачылмасын өчен Чистайда Рафаил Зарипов яшәгән урындагы сырхауханәдән аның медицина картасын үз кулына төшерергә теләгән. 17 декабрь көнне хокук яклаучылар Чистайда булганда полиция сырхауханәгә килеп Зариповның картасын сораган. Сырхауханә хезмәткәре Рафаилнең беркайчан да үзләренә мөрәҗәгать итмәвен, сәламәтлегенә зарланмавын һәм исәптә дә тормавын белдергән.

Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, полиция 18 декабрьдә кабат сырхауханәгә килгән. "Хәтта компьютердагы авырулар исемлеген, авырулар хакында язып барылган битләрне дә актарганнар. Әмма Зарипов турында бер генә язу да тапмаганнар. Бу шулай ук эчке эшләр министрлыгының Зарипов хроник авыру белән авырый дигән белдерүен шик астына куя", ди Мөхәммәтҗанов.
XS
SM
MD
LG