Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газаплауга каршы конвенцияне имзалаган Русиядә газаплау чәчәк ата


Газ битлеге кидереп сулышны каплау Русия полициясендә еш кулланылган газаплау ысулларының берсе. Мондый газаплау ысулы үлемгә китерә ала.
Газ битлеге кидереп сулышны каплау Русия полициясендә еш кулланылган газаплау ысулларының берсе. Мондый газаплау ысулы үлемгә китерә ала.

БМОның "Газаплауларга каршы конвенция"сен үтәмәүче Русиядә полиция газаплауларына чик кую өчен канунга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Татарстанда "Дальный" гаугасын да узып китәрлек яңа җәберләү һәм газаплау очрагы сурәтендә, Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары, күптән түгел Русия сәфәрен тәмамлаган Нилс Муйжниекс, полициядә кеше газаплаучыларны аеруча каты хөкем итәргә, моның өчен җинаять кодексына аерым маддә кертергә чакыра.

Хәзергә Русиядә тоткарланганнарны газаплаган полиция хезмәткәрләре җавапка тартылган очракта, гадәттә Җинаять кодексындагы 286нчы матдә нигезендә "вәкаләтләре кысаларыннан чыгу"да гаепләнә. Көч кулланмый гына үз вәкаләтләре рөхсәт итмәгән берәр гамәл кылган полиция хезмәткәре дә, Казанның "Дальний" полиция бүлегендә кешене шампан шешәсе белән газаплап үтергән полиция хезмәткәрләре дә бер үк матдә нигезендә хөкем ителә. Хокук яклаучылар фикеренчә исә, тоткарланганнарга карата физик газаплаулар ысуллары кулланган тәртип саклау хезмәткәрләренә мөнәсәбәт аерым һәм кырысрак булырга тиеш.

Русия конституциясенең 20 еллыгына багышланган ярлыкау кануны (Путин варианты) нигезендә кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салмаган, икътисади җинаятьләр кылган тоткыннар төрмәдә калганда, вәкаләтләре кысаларыннан чыккан өчен хөкем ителгән күп кенә полиция хезмәткәрләре азат ителәчәк. Нәтиҗәдә кеше газаплаучылар - араларында систематик рәвештә газаплаучы садистлар да шактый - иреккә чыгачак.

Хокук яклаучылар фикеренчә, газаплау ысуллары кулланган өчен вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнгән тәртип саклау хезмәткәрләренә карата мәхкәмәләрнең гадәттә бик йомшак, күп очракта шартлы җәза бирүе, иректән мәхрүм ителгәннәренең җиңел генә ярлыканып иреккә чыгуы - Русия тәртип саклау системында кеше газаплаулар кимемәүнең төп сәбәбе. Соңгы көннәрдә Татарстанда да полиция хезкәткәрләрнең кешеләрне газаплаулары киңәя һәм рәхимсезрәк төс ала баруы турында борчулы хәбәрләр таралды.

"Дальний"дагы газаплау җәнҗалыннан соң Татарстанда күрелгән чараларга күз салыйк. Татарстан эчке эшләр министрлыгы Татарстан хөкүмәте карамагыннан чыгарылып Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе итеп үзгәртелде. "Дальний" җәнҗалына бәйле полиция хезмәткәрләренең бик аз өлеше генә җавапка тартылды. Җәнҗал купканнан соң полициядәге газаплаулар турында күпсанлы гаризалар булса да, һәм күп кенә гаризаларның моңарчы тикшерүчеләр тарафыннан кире кагылып килгәнлеге ачыкланса да, бер ай элек Татарстан эчке эшләр идарәсе ул җинаятьләргә бәйле рәвештә 43 полиция хезмәткәренең дисциплинар (!!!) җаваплылыкка тартылуы турында хисап бирде.

Ә бит полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган кешеләрнең юкка чыгуы турында да гаризалар булган иде. Татарстандагы кеше газаплаучыларның җитәкчесе булган Әсгать Сәфәров исә башта Татарстан премьер-министры урынбасары итеп куелды, соңрак Татарстан президенты идарәсен җитәкли башлады.

Аңа кадәр ул БМОның "Газаплауларга каршы конвенция"сен санга сукмыйча, "әгәр кеше үтерүчене берничә мәртәбә җәзалап булмый икән, башкалар күрсен өчен, аның гомерен мөмкин кадәр ныграк авырттырып алырга була" дип китап язган иде.

"Газаплауларга каршы конвенция" нәрсә таләп итә?

БМОда 1984 елда кабул ителгән, Мәскәү тарафыннан 1985 елда имзаланган һәм 1987 елда ратификацияләнгән "Газаплауларга каршы конвенция"нең беренче битендә үк "Бернинди чыгарма шартлары да, нинди генә булуына карамастан, сугыш хәле яки сугыш куркынычы шартлары булсынмы, эчке сәяси тотрыксызлык яки башка берәр гадәттән тыш хәл булсынмы, газаплауларны аклау буларак кулланыла алмый", диелә.

Шунда ук әлеге конвенциягә кушылган дәүләтнең үз биләмәләрендә газаплауларны булдырмас өчен нәтиҗәле канун чыгару, административ һәм мәхкәмә ресурсларын кулланырга тиешлеге турында язылган. Ә инде газаплау ысуллары кулланган җинаятьчеләр, әлеге конвенция нигезендә, җинаятьнең ни дәрәҗәдә зур булуына карап, үз җәзасын алырга, мондый җинаять турында шикаятьләр кичекмәстән тикшерелергә тиеш.

Һәрбер дәүләт, нинди дә булса газаплауларга юл куймас өчен, тоткарланганнар, кулга алынганнар яки төрмәгә хөкем ителгәннәрнең иректән мәхрүм ителү, сорау алу кагыйдәләрен, инструкцияләрен, ысулларын систематик рәвештә күздән кичереп торырга тиеш.

"Дальний" җәнҗалыннан соң киңрәк җәмәгатьчелеккә мәгълүм булган шикаятьләрнең кире кагылу очраклары да Русиянең әлеге конвенциядәге газаплаулар турындагы шикаятьләрне тиз һәм риясыз рәвештә тикшерү турындагы маддәне үтәмәвен күрсәтте.

Бу конвенция, шулай ук, газаплауларга дучар булганнарга, ә алар үлгән очракта аларның туганнарына дәүләт тарафыннан тиешле конмпенсация түләргә куша.

Газаплау ысулы белән алынган дәлилләр мәхкәмәдә бары тик газаплауда гаепләнүчеләрнең үзләрен хөкем иткәндә генә кулланыла ала, диелә.

Моннан тыш Русия әле Европа шурасының "Европаның газаплауларны, кешелексез яки абруйны кимсетүче мөнәсәбәт яки җәзалауны булдырмау конвенциясе"нә кушылган илләрнең дә берсе. Ул 1998 елда ратификацияләнде. БМОның газаплауларга каршы идарәсе башлыгы Манфред Новак: "Русия "Европаның газаплауларны, кешелексез яки абруйны кимсетүче мөнәсәбәт яки җәзалауны булдырмау конвенциясе" турында хисапларны бастырмаучы бердәнбер ил булып кала" диде.
XS
SM
MD
LG