Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа комитеты Татарстанга чираттан тыш тикшерү белән килергә мөмкин


Русия төрмәсе
Русия төрмәсе

Европаның иректән мәхрүм итү урыннарында газаплаулар һәм кешелек дәрәҗәсен мыскыллауга каршы комитеты Русия рәсмиләреннән Түбән Камада мөселманнарны газаплау хәбәрләре турында аңлатмалар көтә.

Газаплауга каршы Европа комитеты президенты Латиф Хусейнов Азатлыкка Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә тоткарланган мөселманнарны газаплау ихтималы турында хәбәрдар булганын белдерде.

– Сезнең комитет мондый хәбәрләрне алгач нинди чаралар күрә ала?

​– Комитет тикшерү белән шөгыльләнми, аның максаты - шундый хәлләрне булдырмау. Без төрле илләргә йөреп алардагы вазгыятьне яхшыртырга тырышабыз. Без алдан планлаштырылган сәфәрләргә чыгабыз, чираттан тыш сәфәрләр булырга мөмкин. Сәфәрләр барышында без мәгълүмат туплыйбыз. Без тоткыннар белән дә, хокук яклаучылар белән дә, рәсмиләр белән дә очрашып мәгълүмат җыябыз, аңа анализ ясыйбыз һәм шул турыда хисап тотабыз. Хәзер Татарстанда булып яткан кебек вакыйгалар булганда комитет төрле чыганаклардан мәгълүмат ала. Бу хәбәрләрне без журналистлардан, хөкүмәттән бәйсез оешмалардан алабыз.

Эзәрлекләнгән һәм зыян күргән кешеләр, аларның туганнары һәм адвокатлары да мөрәҗәгать итә ала безгә. Аларның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре безгә нинди дә булса чаралар күрергә этәргеч бирә. Андый чаралар арасында, мисал итеп, ул илгә чираттан тыш тикшерү белән сәфәр дә була ала.

Татарстанда булып яткан бу хәл турында без хәбәрдар. Комитет шушы көннәрдә тулырак мәгълүмат алыр өчен Русия хакимиятләренә мөрәҗәгать әзерли. Әлегә без мәгълүмат чараларыннан гына беләбез, шуңа күрә мин әлегә бу турыда бернинди дә комментар бирә алмыйм. Барлык якларын да өйрәнми торып комитет үз фикерен әйтә алмый. Комитет шулай ук үзенә килгән шикаятьләр һәм хатларга да комментар бирә алмый, әмма, кабатлап әйтәм, безгә кирәк санаган һәркем үз мәгълүматын җибәрә ала, алар нигезендә без эш итәчәкбез. Нинди чаралар күрү кирәклеге бюро утырышында хәл ителә.

– Татарстандагы бу хәлгә багышланган очрашу кайчанга планлаштырылган?

– Без сөйләштек инде аны. Беренче адым - Русия рәсмиләренә мөрәҗәгать итү булачак, бездә булган мәгълүматкә аларның аңлатмаларын сорау булачак. Комитет эшчәнлегенең төп принципларының берсе, ул Конвенциягә дә кертелгән - хезмәттәшлек принцибы. Бу безнең комитетның статусын һәм вәкәләтен билгеләүче төп принцип. Дәүләтләр комитет белән хезмәттәшлек итәргә, комитет дәүләтләр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Шуңа күрә беренче адым ул Русия рәсмиләренә мөрәҗәгать итү һәм алардан мәгълүмат алу.

– Рәсмиләр газаплаулар булганын кире какса комитет башка төрле мәгълүматне дә исәпкә аламы?

Латиф Хусейнов
Латиф Хусейнов
– Русия рәсмиләреннән алынган мәгълүмат нигезендә без чираттагы адымның нинди булачагын хәл итәчәкбез. 2012 елда Русиягә, шул санда Татарстан белән Башкортстанга булган сәфәребез турындагы хисапка Русия рәсмиләренең җавабы басылды. Ул хисапта без "Дальний" полиция бүлегендә булган хәлне аерым бер төбәккә генә хас күренеш дип карамаска, аның җитди проблема булуын, бөтен ил буйлап полициягә эләккән кешеләрнең гаепне үз өсләренә алдырту өчен газаплау яки басымга дучар булу ихтималы бик зур, дип язган идек. Русия рәсмиләре үз җавапларында моны кире какты.

– Русия хакимиятләре сезнең хисапларга колак саламы?

– Менә соңгы хисапка аларның җавабы килде. Без биргән һәр киңәшкә алар үз фикерләрен язган. Алар моны Конвенцияне имзалаган ил буларак эшләргә тиеш. Безнең хисап һәм аларның җавабы басылып чыкты. Бу җавапларны без өйрәнәбез. Комитет рәсмиләрнең җавабын җитәрлек дип тапмаса, комитетның киңәшләре тулысынча үтәлде, дип санамаса, без өстәмә чаралар күрәбез. Мисал өчен, Татарстанга килгәндә, Русия тәртип саклаучыларының безнең "Дальний" эшенә бәйле сорауларыбызга биргән җавапларын без тулы дип тапмадык, алар безне кәнәгатьләндермәде. Нәтиҗәдә без быелның июль аенда кабат Татарстан, Башкортстанда һәм тагын берничә төбәктә булып кайттык. Бу сәфәр чираттан тыш булды.

– Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән хәбәрләр тагын бер чираттан тыш тикшерүгә сәбәп була аламы?

– Бик мөмкин.


Белешмә. "Европаның иректән мәхрүм итү урыннарында газаплаулар һәм кешелек дәрәҗәсен мыскыллауга каршы комитеты әгъзалары Конвенцияне имзалаган төрле илләргә дүрт елга бер тапкыр тоткындагы шартларны тикшерү өчен бара. Төрмәләрдән тыш тикшерүләр яшүсмерләр тотылган урыннарда, полиция бүлекләрендә, канунсыз мигрантлар тотылган урыннарда, психиатрия хастаханәләрендә, картлар һәм инвалидлар йортында үтәргә мөмкин. Моннан тыш комитет алдан планлаштырылмаган сәфәрләр дә оештыра ала. Бу хакта теге яки бу илнең рәсмиләренә хәбәр ителә, әмма рәсмиләрнең аларның кем белән очрашуын чикләү хокукы юк.

Комитетның максаты начар шартлар өчен теге яки бу илне гаепләү түгел, ә тоткындагы кешеләрнең хокукларын яклау. Комитет эшчәнлеге турында барлык мәгълүмат ачык булса да, үзләренең мәгълүматны кайдан алуларын алар бәян итә алмый, чыганаклар сер итеп саклана.

Комитетка төрле милләт вәкилләре, юристлар, табиблар, төрмәләр һәм полиция эшен белүчеләр кебек төрле һөнәр ияләре сайлана. Конвенциягә кул куйган һәр илдән намзәтне Европа Шурасының министрлар кабинеты сайлый. Комитетта алар үз илләренең вәкиле саналмый. Үзләре чыккан илләргә тикшерүчеләр төркеменә алар кертелми, диелгән комитетның низамнәмәсендә.

Комитет 1989 елда гамәлгә кергән Европа шурасының "Газаплауга каршы конвенциясе" белән бергә оештырылган.

Комитетка мөрәҗәгать итү өчен электрон адрес: cptdoc@coe.int
XS
SM
MD
LG