Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызган таба" җырчы һәм яшьләрне татар дискәтүгенә җыйды


"Кызган таба" 2014 елны татар дискәтүге ясап каршы алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

"Кызган таба" 2014 елга аяк басуга былтыргы тапшыруларда актив катнашкан җырчыларны җыеп татар дискәтүге оештырды. Дистәләгән җырчы, йөзләгән яшьләр җырчылар белән бергә күңел ачып аларның тере чыгышларын карый алды.

Берничә ел эчендә "Кызган таба" тапшыруында йөзләгән яшь башкаручы, җырчы кунак булды, фикерләре белән уртаклашты. Кайберләре аларның берничә тапкыр катнашып кызык-кызык әңгәмәләр бирде. Нәкъ менә шундый актив дуслар белән узып баручы гыйнвар аенда Казанның "Театро" клубында татар дискәтүге булып узды.

Сәхнәдә Зөлфәт Зиннуров, Илназ Гарипов, Салават Миңнеханов, Сөмбел Билалова, Рамил Әсхәдуллин, Гөлназ Батталова, Айназ Әүхәдиев, Рамил Закиров чыгыш ясады. Алып баручы Камал театрының артисты Алмаз Гәрәев иде.

"Таба"ны Казанда татар яшьләренә билгеле ди-джейлар Марсель Абдуллин, Тимур Яхин, Рамай кыздырды. Дискәтүккә килүчеләр "Кызган таба" язмаларында җитди булсалар, бу кичне алар үзләрен иркенрәк тоттылар, җырладылар, биеделәр, бер-берсенә мәзәкләр сөйләделәр.

Әлеге дискәтүк аша яшьләр "Кызган таба"ның җиде еллык тарихы булганын һәм аның белән эстрадада үз урынын алган, "Татар җыры" һәм башка билгеле фестивальләрдә җиңүче яшь иҗат әһелләре белән элемтәдә торуын белделәр.
XS
SM
MD
LG