Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада оппозиция активистын кыйнап, колагын кисеп, урманда ташлаганнар


Украинада танылган оппозиция активисты, "Автомәйдан" хәрәкәте әгъзасы Дмитро Булатов каты кыйналган, колагы киселгән килеш Киев янындагы авылларның берсендә табылган. Активист бер атна элек югалган булган.

Европа Берлегенең тышкы сәясәте башлыгы Кэтрин Эштон Булатовны газаплау һәм кыйнауны "коточкыч хәл", дип атады.

Amnesty International хокук яклау оешмасы әлеге вакыйганы тикшерүне таләп итеп, активистны урлау һәм газаплауны "вәхшилек күренеше" дип тасвирлады.

"Автомәйдан" протест хәрәкәтенең сүзчесе 35 яшьлек Дмитро Булатовны 23 январьдә урлап киткән булганнар. Активист сүзләренчә, аны "рус акценты белән сөйләшүче кешеләр газаплаган".
XS
SM
MD
LG