Accessibility links

Чаллыда сугыш балалары тормышларын яхшыртуны таләп итә


Чаллыда үткән җыен
Чаллыда үткән җыен

Икенче дөнья сугышын бала буларак кичергәннәрне яклау җыенында җиңелгән ил Германиядә яшәүчеләргә игътибар юнәлттеләр һәм Русиядә дә андыйларга матди ярдәм таләп иттеләр.

1 февральдә Русия күләмендә сугыш чоры балаларын яклау чаралары узды. Шушы уңайдан Чаллыда үткән урам җыенында "Көнбатыш илләрендә сугыш чоры балаларын күптәннән кануннар нигезендә хокукый рәвештә яклыйлар. Бары җиңүче исемен йөрткән Русиядә генә сугыш чоры балалары хәерчелектә һәм хокуксызлыкта гомер кичерә", дигән сүзләр дә әйтелде.

Урам җыенын "Русия коммунистлары"ның Чаллы шәһәр комитеты Җиңү паркында оештырды. Әлеге комитет белдерүенчә, алар булачак чара хакында алдан ук җирле хакимиятләрне кисәтеп куйганнар, каршылык чарасына 1500 кеше килү ихтималы турында гариза да биргәннәр. Чөнки Русия кануннары шуны таләп итә. Әгәр хакимият шушы чарага килүчеләр санының 1500 кешедән артуын дәлилли алса, оештыручыларга җавап тотарга туры киләчәк.

Татьяна Гурьева (у) чыгыш ясый
Татьяна Гурьева (у) чыгыш ясый
"Русия коммунистлары"ның Чаллыдагы җитәкчесе Татьяна Гурьева җыенга берничә көн калганда матбугатта болай дип белдерде: "Сүз 1926-1945 елларда туган кешеләр хакында бара. Андыйлар Чаллыда берничә дистә мең кеше. Алар сугышның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрде. Ләкин пенсияләре ташка үлчим. Без Татарстан Дәүләт шурасына да, Дәүләт думасына да аларның пенсияләренә мең сум өстәмә түләү турында тәкъдим керттек. Ләкин хакимият фиркәсе бу канун проектын хупларга теләми. Шул ук вакытта Русиянең кайбер төбәкләре үз кануннары белән сугыш чоры балаларын яклый башлады. Ә менә ярлы булмаган Татарстан бу хәерле эшкә акча бирергә теләми. Сугыш ветераннары бик аз калды. Хәзер инде аларның балаларын яклар чак җитте".

Сугыш чоры балалары Чаллыда берничә дистә мең кеше исәпләнсә дә, оештырылган чарада йөзгә якын гына кеше катнашты. Көннең салкын булуын да әйтеп китәргә кирәк. "25-27 дәрәҗә салкында хокук даулап йөрү картлар өчен әйбәт түгел инде. Шулай да, бирегә килеп фикер белдерүчеләр булуы игътибарга лаек”, диючеләр дә булды.

Чаллыда сугыш балалары тормышларын яхшыртуны таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Урам җыенында беренче булып чыгыш ясаган Татьяна Гурьева җиңелгән Алман илендә нефть һәм газлары булмаган килеш, сугыш чоры балаларына 50 мең сум чамасы күләмендә пенсия түләнүен, аларның дөньядагы иң яхшы курортларда ял итүләрен, дәвалануларын, ә Русиядә пенсия акчасының 5-12 мең сум гына түләнүен, җиңүчеләрнең әлегә кадәр бакча кишәрлекләрендә газап чигүләрен белдерде. Наилә Фазлыева да сугыш чоры балаларының авыр тормышта яшәвен бәян итте.

Җыенга алып киленгән плакатлар
Җыенга алып киленгән плакатлар
Урам җыены барышында Әскәр Ханнанов, Тәүзих Гыйльманов фикерләрен дә белештек. Мисал өчен, сугыш чоры баласы Әскәр әфәнде Чаллыдагы коммунал түләүләрнең гаделсез булуы хакында хәзер үк мөнбәрдән сөйләргә әзер икәнлеге хакында да җиткерде.

Азактан урам җыенының резолюциясе кабул ителде. Анда "Без хакимиятләрнең, табигый байлыклар өстендә утырган илнең, сугыш чоры балаларын социаль яклау өчен 112 миллиард сум таба алмыйбыз, дигән сүзләрен нәфрәт белән кабул итәбез. Шул ук вакытта триллионлаган сумнарны урларга юл куела. Акча бар. Әгәр Кипрдагы офшор зонасыннан Русиянең казна акчаларын кире кайтарсалар, сугыш чоры балаларына тугыз ел буена өстәмә түләүгә җитәр иде. Без президент Путиннан, хөкүмәт җитәкчесе Медведевтан сугыш чоры балаларының тормышын яхшыртуны, транспортта бушлай йөртүне, бушлай дарулар белән тәэмин итүне, пенсия күләмен 20 мең сумга җиткерүне таләп итәбез", дигән сүзләр бар.

Гадәттә, Чаллыдагы иҗтимагый оешмалар, сәяси фиркаләр урам җыеннары, пикетлар уздырганнан соң, тәртип саклау оешмалары аларга даими дәгъвә белдереп килде, мәхкәмәгә биреп штрафлар салып тордылар. Беренче карашка, әлеге җыен үз хокуклары өчен көрәшүчеләрнең гадәти бер чарасы кебек кабул ителергә тиештер. Ә менә хакимиятнең аны ничек кабул итүе берникадәр вакыттан соң билгеле булыр.
XS
SM
MD
LG