Бүләк фонды 1 миллион сум булган бәйгедә җиде такым ярышты. Ярыш 31 гыйнварда Тольяттида башланды һәм бу шимбәдә Казанда тәмамланды. Ульян шәһәре аша да узган һәм 640 чакрым озынлыкка сузылган ярышта Русиянең алты такымы да ярыштан төшеп калды. Аларның кайберләренең чаналары ватылды, кайберләренең этләре хасталанды. Казандагы финишка барлык кагыйдәләрне дә үтәп ярышучылар арасында бердәнбер хатын-кыз спортчы булган алман спортчысы Сильвия Футваенгер гына килеп җитә алды. Аңа 300 мең сумлык чек тапшырылды.
Шимбә көнне финал өлешен карарга килгән тамашачыларга ярышта катнашучылар күрсәтмә чыгышлар оештырды. Бу тамашага үз этләре белән килүчеләр дә булды. Төрле җыр-биюләр, күңел ачулар белән узган чара, җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Оештыручылар сүзләренчә, халыкара "Волга Квест-2014" чанага җигелгән эт ярышлары Идел буе шәһәрләренең туризмын таныту максатыннан оештырылды.