Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада беренчелекне яулаучы Татарстан спортчыларына республика 4 миллион сум бирәчәк


Сочида узачак Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчылар Русия хөкүмәтеннән дүртәр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук дүрт миллион сум биреләчәк.

Татарстан алтын, көмеш һәм бронзага лаек булган республика спортчыларына Русия хөкүмәте раслаган акчага тәңгәл премияләр каралган. Татарстан федераль премияләргә өстәп көмеш медаль алучыларга 2,5 әр миллион сум һәм бронза алучыларга 1,7 әр млн сум акча бирәчәк.

Бу хакта бүген Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белдерде.
XS
SM
MD
LG