Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар татарлары корылтай уздырырга җыена


"Туган тел" Самар өлкә татар җәмгыяте җыены
"Туган тел" Самар өлкә татар җәмгыяте җыены

"Туган тел" Самар өлкә татар җәмгыяте зур җыен уздырды. Анда өлкәнең авыл һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр алдында Самар, Тольятти, Сызран, Яңа Куйбышев шәһәрләрендәге татар җәмгыятьләре әйдаманнары һәм авыллардан килгән вәкилләр бүгенге татар проблемнары турында сүз алып бардылар.

Җыенны оештырган "Туган тел" җәмгыяте рәисе, профессор, банкир Ильяс Шәкүровның төп максаты - май аенда Самар татарлары корылтаен уздыру турында халык вәкилләренең фикерен ишетү иде.

Җыенны Самар губерна депутаты Гомәр Вәлитов алып барды. Җыйнак кереш сүзендә тирән фикерләр әйтергә өлгерде һәм милли хәрәкәттәге йомшак якларны әйдаманнарга ипле генә яңгыратты. Менә аның чыгышыннан берничә фикер:

Ильяс Шәкүров
Ильяс Шәкүров
"Идел буе һәм Самар төбәге борынгыдан татарлар яшәгән җирләр. Бүгенге көндә чит төбәкләрдән башка милләтләр безгә күпләп килделәр. Самар төбәгендә тынычлык булсын өчен без бердәм һәм барысыннан да алда булып үрнәк күрсәтеп яшәргә тиешбез. Бу бигрәк тә милли оешмаларга кагыла. Шуны да истән чыгармаска кирәк. Ир бар җирдә ил бар дигән бабаларыбыз. Илебез, милләтебез яшәсен өчен безгә чын ирләр булып яшәргә кирәк. Алдыбызда гаҗәеп зур бурычлар тора - телебезне саклау. Тел булса - милләт бар. Бу чараны уздыру - шул олуг максатның берсе".

Гали авылыннан Расыйх Латыйпов:

"Русия Федерациясендә дүрт мең татар авылы бар. Шулар арасында Гали авылы уңышлыларның берсе. Менә хәзер мәктәпләр ябыла дип зарланалар. Ничек ябылмасын бала тумагач! Аның өчен халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк. Авылыбызда ике меңгә якын кеше яши. Даими эш урыннары булдырып торабыз.

Авылдан чыккан читтәге йөз эшбатырны чакырып авыл җыены уздырдык. Авылның киләчәк планын төзедек. Нәтиҗәсе сиздерә. Авылда елда егерме бала туа. Мәктәптә өч йөз бала белем ала. Татар теле укытыла. Самар татарларының җыенын зурлап уздырырга кирәк, аның исеме мөһим түгел, җыенмы, корылтаймы".

"Дуслык" оешмасының җитәкчесе, Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев корылтай җыюга каршылыгын белдерде. Шул ук фикерне аның идеологы Идеал Галәутдинов кабатлады.

Чыгышлар күп булды. Милләт язмышы турында борчылып сөйләделәр. Күпчелек тавыш белән май аенда Самарда Самар татарларының корылтаен уздыру турында карар кабул иттеләр. Әлбәттә, Самар өлкә түрәләре рөхсәт биргән хәлдә.

"Туган тел" җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров рөхсәт сорап губернаторга хат юллады.
XS
SM
MD
LG