Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа журналисты мөселманнарны газаплауга каршы кампания башлады


Таһир Миңнебаев
Таһир Миңнебаев

Социаль челтәрләрдә Татарстандагы мөселманнарны газаплауларны туктатуны таләп иткән кампания башланды. Бер-ике көндә бу чарага йөзләрчә кеше кушылган.

Татарстанда мөселманнарның газаплануына каршы көрәшүче ислам журналисты Таһир Миңнебаев, әлеге кампанияне чарасызлыктан башлавын әйтә.

“Мәгълүмати блокада бара. Газаплаулар турында инде күпме сөйләнде, никадәр чаралар узды ә алга китеш юк. Мөселманнар янына адвокатларны ничек кертмәгән булсалар шулай ук кертмәүләрен дәвам итәләр, инде бу тоткарланган мөселманнарга, мөгаен, ике айдан мәхкәмә эшләре башланыр. Әлбәттә, утюг, ток белән җенси әгъзаларыңны җәзалаганда син бөтен гаепне дә үзеңә аласың. Көч структураларының бит башка дәлилләре юк.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Гаепләрне үзенә алган мөселман Михаил Мартьяновның дәүләттән билгеләнгән адвокаты Лилия Вәлиева тикшерүченең коточкыч кеше булуын әйтте. Хәтта тикшерү чаралары барышында Мартьянов үзе яндырган дип таныган чиркәүне кайда булуын да күрсәтә алмаган. Ничек инде яндырган булса ул чиркәүнең кайда урнашканын белмәсен ди. Шул газаплауларга түзә алмыйча алар бар гаепне үзләренә алган.

Шуңа без чиркәүләрне яндыру нигезендәге мөселманнарга карата ачылган ялган җинаять эшләрен һәм бигрәк тә газаплауларны туктатуны таләп итеп акция башларга булдык. Вконтакте, Facebook битләрендә бу хәлләргә битараф булмаучыларны кушылырга чакырдык. Аның өчен бары һәр кеше кәгазь битендә хокук саклаучыларга, хакимияткә таләпләр, шигарләр язып фото яки видеога төшеп минем интерент битемә яки адресыма җибәрә ала һәм болар барысы да социаль челтәрдә урын алачак.

Әлеге кампания башланып бер көн ярым узгач инде 150ләп кеше бу кампаниягә теләктәшлек белдерде. Язучы Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, адвокат Руслан Гарифуллин иң беренчеләрдән булды.

Без Казакъстанда яшәүче мөслимә Наталья Войтенковага карата шундый кампания уздырдык. Аны видеомөрәҗәгать өчен биш елга хөкем иткәннәр иде һәм меңннәрчә мөселман аны азат итү таләпләре язылган фото һәм видеоязмаларын урнаштырды. Өч айдан соң аны азат иттеләр.

Мондый ысулны Татарстандагы мөселманнарны газаплауны туктату өчен дә кулланырга булдык. Без хәзер бу мөрәҗәгатьне инглиз,төрек, алман һәм швед теленә тәрҗемә итү эшен башладык. Башка ил мөселманнары да кардәшләренә карата нинди коточкыч газаплаулар кулланылуын белеп бу кампаниягә кушылсын өчен эшләргә булдык”, ди ул.

Алга китеш күренми

Татарстан тикшерү комитеты үзенең утырышында белдерүенчә, хәзерге вакытта чиркәүләр яндыру эше нигезендә 15 мөселман гаепләнә. Миңнебаев сүзләренчә, алар чыннан да гаепле булса ни өчен бу мөселманнар янына адвокатлар кертелми.

“Инде "түгәрәк өстәл"ләр үткәргәч тә хәл яхшырмады, аннары Мәскәүгә барып матбугат очрашуы да уздырык. Анда хокук яклаучы Виктор Черепков та катнашты. Барыбер алга китеш булмады. Шуннан соң инде Татарстан һәм Башкортстан җәмәгать эшлеклеләре мөселманнарың хокук яклау төбәкара оешмасын оештырырга булды.

Раиф Галиев
Раиф Галиев
1 февральдә Казанда бу оешманың уставы кабул ителде. Аңа кадәр - 24 гыйнварда үткәргән “түгәрәк өстәлгә” президент идарәсе, җәмәгать пулаты, ФСБ, эчке эшләр министрлыгы вәкилләре чакырылган иде, әмма аларның берсе дә килмәде. Килмәде генә түгел, хәтта уздыруга комачаулады. Төрле сәбәпләр табып дүрт урында уздырырга мөмкинлек бирмәделәр.

"Түгәрәк өстәл"дә резолюция кабул ителде. Аны хокук яклаучы Әлмирә Жукова эчке эләр министрлыгына, ФСБга да илтте.

Бу чараларны объектив яктырткан Русия массакүләм мәгълүмат чаралары арасыннан бердәнбер ул "Дождь" телеканалы булды. Менә хәзер инде аларны ябалар. Әлбәттә массакүләм мәгълүмат чаралары бу теманы яктыртудан курка, чөнки күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов намуссыз журналистларны җавапка тартырга чакырды. Татарстан президенты бу хәлләрне беләдер дип уйлыйм. "Түгәрәк өстәл"дә кабул ителгән резолюция аңа да җибәрелде.

Татарстан үз хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан кылынган вәхшилекне яшереп калдырырга тырыша, чөнки мөселманнарга карата кулланылган газаплаулар бер генә тарих китабында да юк. Җенси әгъзаларны кисү хәтта Гестапода да булмаган.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим
Шуңа бу газаплаулар турында җәмәгатьчелеккә җиткерүче Илмир Имаевка һәм Фәүзия Бәйрәмовага җинаять эше ачылды.

Мондый мөнәсәбәткә төптән балта чабарга кирәк. Бу хәлләр "Дальний"га караганда да коточкычрак бит, чөнки монда газаплаулар бер генә кешегә түгел, ә күп мөселманнарга кулланыла. Мөселманнар булганда җәмгыять дәшми. Әгәр син мөселман икән, димәк син террорчы. Әгәр мөселманнарны газаплаучылар җәзага тартылмаса, иртәгә алар урынында теләсә кем була ала”, ди ул.
XS
SM
MD
LG