Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта иминлек хезмәте бинасы янында каршылык чарасы бара


Киев үзәгендә берничә йөз кеше Украина именлек хезмәте бинасы янында каршылык чарасы уздыра. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, алар «Кырым югары шурасы сепаратистик белдерүләре»нә һәм оппозиционерларны эзәрлекләүләргә аңлатма бирүне сорый. Активистлар кулларында Украина дәүләт байраклары һәм "Батькивщина", "УДАР", "Свобода" фиркасе әләмнәрен тоткан.

Украина эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, атнакич һөнәр берлекләре йортында булган шартлау нигезендә җинаять эше ачылган. Анда ике кеше яраланды.

Шартлау зыян күрүчеләрнең берсенең «дарулар» дигән тартманы ачуыннан соң яңгыраган.
XS
SM
MD
LG