Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб"та "Шарур кафесы" тирәсендә бәхәс купты


"Калеб"та "Шарур кафесы" тирәсендә бәхәс купты
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:46 0:00

"Калеб"та "Шарур кафесы" әсәре тикшерелде

Татар сәхнәсенә "Шарур кафесы" кебек яшьләр проблемасын турыдан бәреп күрсәткән спектальләр кирәкме, дигән сорау 10 февральдә "Калеб" җыенына килүчеләрне борчыган төп мәсьәлә иде.

Бу кичтә яңа буын иҗат әһелләре Камал театрының кече залында үткән җыенда замана драматургиясе хакында фикер алышты. Иң элек "Һөнәр" яшь режиссерлар фестиваленең "Һөнәр+" лабораториясендә куелган "Шарур кафесы" спектакленең эскизы күрсәтелде. Аны Петербурның Васильевский утравы театры режиссеры Денис Хөснияров сәхнәләштергән иде. Рольләрнең күпчелеген Камал театрының яшь артистлары уйнады. Алар: Ләйсән Фәйзуллина, Миләүшә Шәйхетдинова, Алмаз Сабырҗан, Мәрьям Йосыфова, Олег Фазылҗан, Алмаз Гәрәев һәм башкалар.

Пьессаның авторы Анна Батурина алдан биргән әңгәмәсендә "Бүген яшь кеше тормышта үзе булып кала, үз урынын таба аламы? Әллә исән калыр өчен тырышамы?" дигән сорауларга җавап эзләргә тырышса, "Калеб" җыенында исә "Шарур кафесы" кебек спектальләр тамашачыга кирәкме, дигән сорау бирелде.

Залда катнашкан язучы-шагыйрьләрнең күбесе пьессадагы караңгы тормыш болай да мәгълүмат чараларында тулган, ул безгә кирәкми, дигән фикердә булса, Мансур Гыйләҗев кебек драматург-режиссерлар әлеге төр әсәрләрне сәхнәдә күрсәтү яклы. Шул рәвешле катнашучылар арасында фикер каршылыгы туды.
"Калеб" яңа буын хәрәкәте вәкилләре исә, алга таба да эксперементлар ясап, моңа охшаш очрашу-сөйләшүләр буласын җиткерде.
XS
SM
MD
LG