Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даниядә хәләл һәм кошер сугымга каршы канун көчкә керде


Әлеге канун нигезендә хайваннар суелганга кадәр электр тогы белән үтерелергә тиеш. Даниянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате министры Дан Йоргенсен сүзләренчә, дини хисләргә караганда хайваннарның газапланмаулары әһәмиятлерәк.

Министр илдә шәригать һәм яһүди кануннар нигезендә чалынган иткә сорау булуын кире какмый.

Бу яңа канун Даниянең яһүд җәмгыяте һәм 53 мөселман җәмгыятен берләштергән Danish Halal оешмалары тарафыннан кискен тәнкыйтькә дучар булды. Алар бу канун дин тоту иреген кысуга нигез булып тора дип белдерә.

Скандинавиядә Азатлык хәбәрчесе белдерүенчә, мондый канунны Швеция һәм Норвегия хакимиятләре каубл иткән булган инде.
XS
SM
MD
LG