14-27 февраль көннәрендә Казанда Түбән Кама шәһәреннән килгән "Мунча ташы" юмор театры тамашалары бара. Шуларның берсендә Азатлык хәбәрчесе булып, хастаханәләрдәге хайван табипларыннан, теркәү пулатында документ бирүче эттән, алдап акча эшләүче сихерчеләрдән, аналарының фатирын бүлүче балалардан көлеп кайтты.
Казанга "Мунча ташы" килде

1
Хастаханәләрдәге табипларның табип белеме булмыйча эшләвеннән көлү. Әнфис Кәлимуллин һәм Гамил Әсхәдулла (у)

2
Дәваланырга килүче белемсез, тәҗрибәсез табиплардан ничек котылырга белми. Рөстәм Рахманкул

3
Даруханә хуҗасы һәм табип сөйләшүе. Искәндәр Мотыйгуллин һәм Гамил Әсхәдулла

4
Автор-башкаручы Рамил Әсхәдуллин

5
Даруханә хуҗасы табипның зур кесәсенә ришвәт (акча) сала. Искәндәр Мотыйгуллин һәм Гамил Әсхәдулла

6
Шаман (сихерче) акча эшли. Рөстәм Хәсәнов (әби), Әнфис Кәримуллин (шаман), Алчәчәк Әхмәтова (проблемасын чишәргә килгән кеше)

7
Исерекләрне дәваларга чит планета вәкилләре килгән.

8
Шаманда ир белән хатын проблемаларын чишәләр. Шаман - Әнфис Кәримуллин, ир - Рөстәм Рахманкул, хатын - Ульяна Князева

9
Теркәү пулатындагы җитешсезлекләрдән көлү. Рөстәм Рахманкул һәм Алчәчәк Әхмәтова

10
Фатирсыз калган үзешчән шагыйрь

11
Теркәү пулатында документ бирүче хуҗа белән аның эте

12
Әниләрең фатирын бүлүче балалар

13
Машина йөртергә өйрәнү мәктәбе

14
Уникс залына "Мунча ташын" карарга меңләгән кеше килгән