Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда оппозиция сайлау алды килешүен төзеде


Татарстанда оппозицион партияләрнең төбәк бүлекләре килешү төзеде. КПРФ, "Яблоко", "РПР-Парнас" вәкилләре киләсе көздә республика дәүләт шурасы сайлауларында хакимият партиясенең административ ресурс куллануына каршы чыгачагын белдерә.

Шулай ук партия әгъзалары тавыш бирүчеләр игътибарын җәлеп итәчәген, сайлауда тавыш бирү комиссияләрендә хезмәттәшлек итәчәген хәбәр итә.

Партияләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган. Анда сәясәтчеләр тавыш бирү бүлекләрен видеокамералар белән җиһазландыруны сорый. Элегрәк тавыш бирү комитеты республика бюджетыннан финанслау җитмәүгә сылтап бу үтенечне кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG