Accessibility links

Татар исеме белән фашист гамәлләрен аклап буламы?


Җәмгыятьнең сәламәтлеген саклау белән өчен бездә нигәдер үзләре төрле рухият чирләреннән интеккәннәр шөгыльләнә. Шул исәптән, фашизм белән мавыгучылар.

Русиядә фашизм чәчәк ата. Һәм шушы фашистлар сафын үзләрен татар дип атаучылар да тулыландыра икән әле. Сүзем Питердагы "Действие" оешмасын корган, үзен нигәдер татар, мөселман дип танытып йөргән адәм турында. "Азатлык" язмасындагы бу малайның динилеге, иманлылыгы бөтенләй юк дияр идем мин. Киресенчә, ул иманга каршы эшли. Ул безнең милләтебезне пычрата.

Педофилиягә каршы көрәшергә кирәк, шик юк, әмма мондый алымнар белән түгел. Молодчиклар урамнарга чыгып үз тәртипләрен урнаштырып йөри икән, димәк бездә дәүләт тәртип сала алмый, система җимерек.

Бүген урамда адым саен үсмерләр (өлкәннәр түгел) кочаклашып, үбешеп басып тора. Аннан да оятсызракларын да күргәнем бар. Күпчелек халык өчен монысы нормаль хәл, ә менә әгәр бер җенестәге кешеләр мөнәсәбәтен шулай белдерсә, алар инде җинаятьче... Кызык!

Үзен татар дип атаган бу адәм актыгы белән бәхәсләшә дә алмыйсың, ул сине бәреп үтерергә дә мөмкин бит. Әгәр ул шундый татар җанлы малай икән, тикшерсен әнә шовинист урыс дусларын, көнләп үрчегән казак оешмаларын.

Берничә ел элек шул ук Питерда Дамир исемле татар егете үтерелде, йөзе урысныкына охшамаган өчен генә. Аның язмышы ничек булып бетте, менә шуны тикшерсеннәр бу "Действие"ләр... Шул чакта аларны мин чынлап торып хөрмәтләр идем.

Җәмәгать игътибарын җәлеп итәргә, яклауга мохтаҗ тагын бер төркем бар бит әле бүгенге көндә – тыныч кына намазларын укып, хәләл хезмәт белән көн күргән үрнәк әтиләр, үрнәк егетләр ниндидер экстермизмнарда гаепләнеп, газаплауларга дучар ителә. Кайда "Действие"?

Хакимият уйдырма куркыныч белән "көрәшеп" ятканда, урамнарда җинаятьче молодчиклар хуҗалык итә. Шул ук "Окупай педофиляй" башкисәрләренең дә урыны төрмәдә. Гаебе танылып хөкем ителгән педофилларныкы да төрмәдә булырга тиеш. Аларны хәтта кастрацияләүне яклыйм мин, моңа чит илләрдә үрнәкләр бар... Тик бездәге нахаклыктан гына куркам.

Педофилиянең чәчәк атуы турында мәкалә әзерләгәнем бар: аның киң җәелүен канун чыгаручы оешмалардан эзләргә кирәк. Педофилиягә каршы эшләрлек кануннар шул коридорларда югала. Педофиллар үзләре шул структураларда утырмыймы? Бүген, мәсәлән, данлыклы Җириновскийны интернетта эзләп карасаң, анда аның матур малайлар чолгап алган шикле рәсемнәре тулган.

Берничә ел элек зәңгәрлек, аның килеп чыгышы, балаларның табигый тайпылышларны кабул итүе турында серияле язмалар әзерләдем. Бу теманы яхшы белгән психологлар да әлеге язмаларны төпле тикшеренү, зур хезмәт дип бәяләде. Шуннан чыгып мин, бар да тәрбиядән килә, ата-ана, мәктәп тәрбиясеннән дияр идем. Педагоглар бу теманы белми, очрашуларда укытучыларга үз карашларымны әйткәч, алар башта аптырап кала, аннары килешә.

Бүгенге мәктәпкә дә һәм, сер түгел, ата-анага да беренче чиратта "5"легә укучы бала кирәк, аннан чын кеше тәрбияләү кирәклеге ничектер онытыла. Баланың эчендә ниләр булып ята, аны аңлаучы юк. Менә шул аңлауны эзләп бала урамга чыга да һәм менә шунда инде ул яман ниятле затлар белән очрашырга бик мөмкин.

Тагын бер ачышым бар, аның белән галим психологлар да килеште һәм раслады. Язмаларымны әзерләгәндә, күп кешеләрнең чынлыкта нинди ориентациядә булуын таныдым. Һәм бүген кем үтә гомофоб, кем гейларга каршы аеруча аяусыз көрәшә – аларның үз җенсилеге табигый түгел. Алар бар шул агрессиясе белән эчке халәтен капларга, яшерергә тырыша, асылда, үз-үзе белән дә көрәшә, ориентирларын яшерергә тели. Янәсе, тирәдәгеләр, мондый зәһәр көрәшче үзе гей була алмый дигән фикергә килергә тиешләр. Шундый беркатлы булырга тиеш без...

Бу Тимур Исаев турындагы язма форумында шул молодчик малайны яклаучыларның да булы мине өшетеп җибәрде. Демократиягә, либерализмга бик ерак әле безгә. Түзем булу, аңлау, тыңлый алу безгә ят нәрсә. Илдә "Минем кебек уйламасаң, син кеше түгел, сине юк итәргә кирәк" дигәнрәк фикер хакимлек итә. Ә бу бик куркыныч нәрсә, бу җәмгыятьнең чирле булуын күрсәтә.

Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит" нәшире, Казан

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG