Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта тагын бәрелешләрне туктатырга килештеләр


Киевта Бәйсезлек мәйданын ут саклады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:35 0:00

Киевта Бәйсезлек мәйданым 20 февральгә каршы төндә

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Украина президенты Виктор Янукович белән оппозиция җитәкчеләре бәрелешләрне туктату һәм яңа сөйләшүләр башлау турында килеште.

Оппозициянең өч җитәкчесе белән очрашудан соң Янукович бу килешүне президент сәхифәсендә игълан итте.

Төркемдәгеләрнең берсе Арсений Яценюк Батькивщина фиркасенең интернет сәхифәсендә Бәйсезлек мәйданын чистарту пәнҗешәмбегә каршы төндә планлаштырылган булса да, андый һөҗүм булмаячагын белдерде.

Ноябрь аенда башланып өч ай чамасы дәвам иткән каршылык 18 ноябрьдә кисенләшеп китте һәм бәрелешләрдә бер тәүлек эчендә кимендә 26 кеше һәлак булды.

Чәршәмбе көнне Хмельницкий шәһәрендә Укранина иминлек хезмәте СБУ (КГБ) бинасыннан халыкка автоматтан ут ачтылар. Өч кешенең яралануы, берсенең ашыгыч ярдәм машинасында үлүе хәбәр ителде.



Пәнҗешәмбе көнне Киевка Германия, Польша, Франция тышкы эшләр министрлары килә.

АКШ президенты Барак Обама бәрелешләрнең дәвам итүе нәтиҗәсез калмаячак, дип кисәтте.

Барак Обама
Барак Обама
"Украинада алдагы берничә көндәге хәлләр турында шуны бик ачык итеп белдерәсем килә: без бик зур игътибар белән күзәтәчәкбез һәм без Украина хөкүмәте тыелып калыр, тыныч халыкка каршы көч кулланмас дип көтәбез. Без шулай ук тыныч демонсрациячеләр тыныч булып калыр дип өметләнүебезне белдердек. Һәм без вәзгыятьне бик зур игътибар белән күзәтәчәгебезне белдердек. Бу турыда Европадагы партнерлар һәм халыкара җәмәгатьчелек белән дә килештек, әгәр дә чикне узсалар, бу нәтиҗәсез калмаячак", диде Обама.

Обаманың бу чыгышыннан соң күп тә үтмәстән Дәүләт департаменты вәкиле Украинаның халыкка карата көч куллану өчен җаваплы 20 югары рәсмиенә карата АКШның виза чикләүләре кертүен игълан итте.

Чәршәмбе көнне НАТО җитәкчеләре дә Украина армиясен халыкка каршы бармаска, дип кисәтте. НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен: Мин Укриана хөкүмәтен яңа бәрелешләргә бармаска дип кисәтәм. Әгәр дә кораллы көчләр оппозициягә каршы кулланылса, Украинаның НАТО белән мөнәсәбәтләренә бик зур зыян киләчәк", диде.

Чәршәмбе көнне Янукович хәрби көчләр идарәсе башлыгы Володымыр Замананы вазифасыннан алып аның урынына хәрби диңгез көчләре башлыгы Юрий Ильинны билгеләде. Әмма аның бу карарына бернинди дә рәсми аңлатма булмады.

Януковичның бу белдерүенә кадәр саклану министрлыгы Украинада террорчылыкка каршы игълан ителгән киңкүләм хәрби чарада катнашырга әзер булуын игълан иткән иде

Украина иминлек хезмәте башлыгы Олександр Якименко террорчылыкка каршы илкүләм хәрби чара башлауны меңьярымлап данә утлы коралның һәм йөз мең патронның протест белдерүче халык кулына эләгүе белән нигезләде һәм аларны җинаятьчеләр дип атады.

Киевның Бәйсезлек мәйданында әле дә меңнәрчә демонстрацияче кала.

Пәнҗешәмбе көнне Франция, Германия һәм Польша тышкы эшләр министрларының Киев сәфәреннән соң Брюссельдә Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары очрашып чикләүләр мәсьәләсен караячак.

Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус: "Без пәнҗешәмбе төштән соң Европада тышкы эшләр министрларының гадәттән тыш утырышын үткәреп аерым шәхесләргә карата чикләүләр кертү мөмкинлеген карарга килештек", диде.

Германия канцлеры Ангела Меркел Украинадагы хәлләр турында Русия президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләшкәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG