Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта низагны җайга салу турында килештеләр


Украина президенты Виктор Янукович хакимияте сәяси низагны җайга салу сөйләшүендә катнашучылар килеп туган вәзгыятьтән чыгу юллары турында килеште дип хәбәр итте. Якын араларда документ имзаланачак. Әлеге документның нечкәлекләре турында әлегә хәбәрләр юк.

Төн буе дәвам иткән сөйләшүләрдә Украина президенты Виктор Янукович; оппозиция лидерлары Арсений Яценюк, Виталий Кличко, Олег Тягнибок; Германия һәм Польша тышкы эшләр министрлары Франк-Вальтер Штайнмайер белән Радослав Сикорский катанашты. Төнлә аларга Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин да кушыла.

Сөйләшүләр тәмамлангач анда катнашканнар комментарлардан баш тартты. "Рейтер" Европа берлеге делегациясе вәкиле сүзләренә таянып сөйләшүләр "бик авыр бара" дип хәбәр иткән иде.

"Украинская правда" килешүләрнең кайбер нечкәлекләрен хәбәр итте. Вакытыннан элек президент сайлау 2014 елның декабрендә узачак. 48 сәгать эчендә президентның вәкаләтләре 2004 елдагы конституциягә кайтып чикләнәчәк. 10 көн эчендә коалиция хөкүмәте төзеләчәк.
XS
SM
MD
LG