Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания ширкәте җәен Барселона-Казан арасын тоташтырачак


Испаниянең Vueling һава ширкәте җәй көне Барселонадан Казанга туры очышлар оештырачак һәм ул билетлар да сата башлаган инде. Ширкәт очкычы 4 июньнән 30 сентябрьгә кадәр атнасына ике тапкыр Барселона һәм Казан арасын бәйләячәк.

“Без көз көне Донецкида үткән ярминкәдә бу хакта сөйләшүләр башлаган идек. Ул вакытта Vueling Казан белән кызыксынуын белдерде", диде Азатлыкка һава аланы сүзчесе Регина Талова.

Ике арада Airbus A320 очачак дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG