Accessibility links

Әсәкәйдә "Авыл кызы"н сайладылар


Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар

Оренбур өлкәсенең Әсәкәй районы мәдәният йортында "Авыл кызы" II Бөтенрусия бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бәйгенең максаты – туташ һәм ханымнарның бай рухи дөньясын, халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү.

Бәйгене оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы, "Сөембикә" журналы. Бу төбәктә оештыручылар исемлегендә Әсәкәй районы милли мәдәни мохтарияте, районның мәдәният бүлеге, Әсәкәй районы мәдәният йорты да кушылды.

Бәйгенең максаты – туташ һәм ханымнарның бай рухи дөньясын, эш сөючәнлеген, тышкы һәм эчке гармониясен пропагандалау, татар хатынының күркәм сыйфатлары аркылы, гомумән, халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү. Бәйгедә Әсәкәй районындагы татар авылларыннан булган кызлар һәм ханымнар көч сынашты. Барлыгы дүрт кеше катнашты. Җиңүчеләре Казанда “Авыл кызы” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашыр дип көтелә.

Оксана Әхмәтгәрәева
Оксана Әхмәтгәрәева
Авыл кызы. Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Элек-электән хатын-кыз, гаилә учагын гына түгел, гореф-гадәтләребезне, әхлакый кыйммәтләребезне саклаучы булып саналган. Нәкъ менә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар милләтебезнең традицияләре хәзинәсе һәм халык гыйлеме ияләре бит.

Борынгыдан килгән тормыш тәҗрибәсен югалтмыйча, халкыбызның тарихына кадер-хөрмәт күрсәтеп, заман белән бергә атлаучы талантлы хатын-кызлар бар. Боларның дәлилләре – мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә.

Рузилә Мингулова
Рузилә Мингулова
Бәйгедә татар телен белгән, авылда яшәүче 20-30 яшьлек гүзәл затлар катнаша ала. Оксана Әхмәтгәрәева – Колшәрип авылыннан, шәфкать туташы, Рузилә Мингулова – Яңа Солтангол авылыннан, энергетик, Рита Кәлимуллина – Әсәкәй авылы, Миләүшә Акчулпанова – Иске Солтангол авылыннан, укытучы булып эшләүче милләттәшләребез катнашты.

Кызлар биш номинациядә чыгыш ясадылар.

Миләүшә Акчулпанова
Миләүшә Акчулпанова
“Ни өчен бу бәйгедә катнашырга булдыгыз?” дигән сорауга кызларның җаваплары түбәндәгечә булды.

“Минемчә, мондый ярышлар кирәк, чөнки төрле авыллардагы яшьләр белән танышабыз, аннары социаль сетьләрдә сөйләшә башлыйбыз”, ди бәйгедә катнашучы Оксана Әхмәтгәрәева.

“Бигрәк тә бу бәйге яшь кешеләргә кирәк. Кемдер эшли, ә кемдер өйдә бала белән утыра. Чакыргач күңелләр дә үсеп китте”, дип сөйләде Рита Кәлимуллина.

“Мин бит авыл кызы һәм мин үземнең авылым турында сөйлим. Җиңү булмаса, иң мөһиме – катнашу”, диде Рузилә Мингулова.

“Күңелгә ятышлы проект, шуңа да әзерләнергә дә, катнашырга да күңелле һәм җайлы булды. Аннан кешедә гражданлык позициясе дә булырга тиеш”, дип өстәде Миләүшә Акчулпанова.

Жюри
Жюри
“Авыл кызларына сәхнәгә менеп басу - ул җиңел әйбер түгел. Аның авырлыгын сәхнәгә менеп баскан кеше генә аңлый ала. Ләкин алар бөтен батырлыкларын җыеп, шушы сәхнәгә менеп үз осталыкларын күрсәтә алдылар”, дип сөйләде жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати идарә җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхиева.

“Бу минем туган ягым” номинациясендә бәйгедә катнашучылар үзләре һәм туган авыллары белән таныштырдылар. “Үз эшенең остасы” номинациясендә кызлар, кул эшләре белүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. “Балам-багалмам” бәйгесендә үз балалары, бала тәрбияләүдәге кагыйдәләре белән уртаклаштылар.

Миләүшә Акчулпанова
Миләүшә Акчулпанова
“Нинди тәрбия биргән татар халкы үз баласына, нинди риваятьләр сөйләгәннәр? Гореф-гадәт, әби-бабай турында да ниләр беләләр. Менә шул кирәк иде бу номинациядә. Ә Рузилә Мингулованың үзе язган әкияте нәкъ менә шул турыда иде. Бу тулысынча эшләнгән , сәхнәдән башкарыла торган аерым бер әсәр”, диде “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова.

“Хуҗабикә” номинациясендә кызлар татар халкының милли ризыкларын пешерү серләрен сөйләделәр.Чәк-чәк, өчпочмак, бәлеш, бавырсак, дөге бәлеше, алма кагы, кыстыбый, кайнатылган шикәр кебек ризыкларыбыз белән залга җыелган тамашачыны да авыз иттерделәр. “Талант” өлешендә кызлар биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр.

Рита Кәлимуллина
Рита Кәлимуллина
“Минем әбием шәлләр бәйли иде, аңардан өйрәндем бу кул эшләренә. Чигү белән дә шөгыльләнәм, чөнки бу эш терапия буларак та хезмәт итә, бу эшләрне кулга алу белән күңел тынычлана”, ди Рита Кәлимуллина.

“Көч куеп әзерләнгәч, минем уемча, барлык эшләр дә килеп чыкты. Иң яратып башкарган эшем – биюем булды”, диде Оксана Әхмәтгәрәева.

“Шәһәрдә яшәвем белән генә мин бит авыл кызы булудан туктамыйм. Йөрәгемдә авыл, авылымны озак күрми торсам йөрәк яна башлый. Шәһәрдә бергә эшләгән иптәшләремне җыеп авылыма алып кайтам. Алар минем авылымны күргәч тә, туган ягыма булган хисләремне аңлыйлар. Минем презентациям дә туган авылым турында иде”, дип сөйләде Рузилә Мингулова.

Кул эшләре
Кул эшләре
“Мин әниемнең туган авылына килен булып төштем. Гомумән, авыл халкы бит ул – телне-динне саклап калучылар булып кала. Авыллар арасында аермалар бар. Күрше авыллар булса да алар бер-берсеннән гадәтләре белән дә, сөйләмнәре белән дә аерыла”, диде Миләүшә Акчулпанова.

Кызлар сынатмады! Матур, эчтәлекле чыгышлар ясадылар, уңганлыкларын күрсәттеләр, гореф-гадәтләребезне саклауда бу бәйгенең гомере озын булсын иде дигән теләктә калды жюри әгъзалары.

Рита Кәлимуллина
Рита Кәлимуллина
“Безне әле Башкортстан көтә, безне әле Әстерхан көтә. Гомумән, аның бәйгесен башта ярым финалга чыгучы кызларны бергә җыеп, Казанга чакырып сайлап алачакбыз, аннан Бөтен яшьләр форумы вакытында Казанга җыеп, бөтен дөньядан җыелган татар егетләре-кызларына шушы татар авылларында яшәп ятучы кызларыбызның уңганлыгын, булганлыгын, матурлыгын, чибәрлеген күрсәтәсебез килә”, диде сүзен тәмамлап Гөлназ Шәйхиева.

Бәйге “Ялан” халык бию төркеменең чыгышы белән бергә үрелеп барды. Җирле милли җәмгыятьләр һәм конкурсантлар өчен онытылмас булган шушы чараны үткәрүдә иганәчеләр ярдәменең зур булганлыгын да искәртеп үтү кирәк.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар
“Безнең уңган – булган егетләребез бар. Иң беренчесе, безнең генераль иганәчебез дип әйтергә була – ул Илдус Дәүләтов”, дип шатланып сөйләде Әсәкәй мәдәният йорты директоры, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Вәлишина. Алай гына да түгел районның мәдәни үсешенә керткән әлеге гаиләнең өлеше зур. Элеонора Дәүләтова, Әсәкәй районының мәдәният идарәсе башлыгы, иптәше Илдус Дәүләтов - Әсәкәй районының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, өлкәнең Кануннар чыгару җыены депутаты, Зәйтүнә Вәлишина, Әсәкәй мәдәният йорты директоры.

Бәйге тәмамлангач жюри нәтиҗә ясап, Яңа Солтангол авылыннан Рузилә Мингуловага һәм Әсәкәй авылыннан Рита Кәлимуллинага Казанда узачак ярым финалга юллама бирде.
"Ялан" халык бию төркеме чыгыш ясый
"Ялан" халык бию төркеме чыгыш ясый
XS
SM
MD
LG