Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төрекләре хәйрия ярминкәсе оештырды


Казан төрекләре хәйрия ярминкәсе оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

21-23 февраль көннәрендә Казанда Халыкара хәйрия ярминкәсе узды. Оештыручылар хәер эшен гел хөкүмәттән, байлардан гына көтмәскә, шушындый чаралар белән дә мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

Быел тугызынчы тапкыр оештырган бу хәйрия ярминкәсендә Казандагы "Анадолу" төрек милли-мәдәни мохтарияте һәм "Салават күпере" шәхси белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре, балалар, аларның ата-аналары, җирле төрек гаиләләренең кулдан эшләгән әйберләре сатылды.

Ярминкәне оештыручылардан, Татарстандагы "Анадолу" төрек милли-мәдәни мохтарияте рәисе Йосыф Саглам хәйрия эшендә бар нәрсәне дә дәүләттән көтмәскә кирәклеген, җәмгыятьтәге һәр гаиләнең кулыннан килгәнчә хәер эшләрендә катнаша алуын әйтте.

"Кешеләр үз көчләреннән килгәнчә хәер эшләренә катнашсалар нинди дә булса проблемнарны чишергә мөмкин була. Без шушы максаттан чыгып хәйрия ярминкәсе эшен тугыз ел элек башлап җибәрдек. Татарстан халкы бу ярминкә хакында белә башлады. Аны көтеп ала. Хәтта быел кайчан оештырасыз дип сораучылар бар", дип белдерде ул.

"Халыклар дуслыгы" йортындагы ярминкә ачылышында чыгыш ясаган Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев, бу бәйрәмнең башка бәйрәмнәрдән аерылып торуын ассызыклады.

"Бу кешеләргә игелек кыла торган гаҗәеп бер бәйрәм. Казандагы төрек дусларыбыз, мәктәпләрдәге балалар бу бәйрәмгә бик теләп катнашалар. Төркиядә мондый ярминкәләр бик еш уздырыла. Хәзер менә шушындый бәйрәм Татарстанда да уздырыла башлады. Татарстан белән Төркия арасындагы барлык багланышлар да көннән-көн ныгый бара. Дәүләт җитәкчеләребез бик еш аралаша. Ә бу бәйрәмдә исә халык белән халык, балалар белән балалар арасындагы аралашу - күңелләр арасындагы якынлыкны күрсәтеп тора", дип белдерде Разил Вәлиев.
XS
SM
MD
LG