Accessibility links

Немцовны ун, Навльныйны җиде тәүлеккә ябу карары чыгарылды


Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе Борис Немцовны ун, Алексей Навальныйны җиде тәүлеккә ябу карары чыгарды. Алар полиция хезмәткәрләренең кануни күрсәтмәсенә буйсынмауда гаепләнде.

Немцов һәм Навальный дүшәмбе кичендә “Сазлык тоткыннары”на теләктәшлек күрсәтү чарасында тоткарланган 420 кеше арасында иде.

Немцов алдарак үзенең Ярославль өлкә думасы депутаты булганга кагылгысыз икәнлеген әйтеп тоткарлауны хокукы бозылу дип белдергән иде.

Сишәмбе Петербурда мәхкәмә залыннан 24 февраль көнне “Сазлык эше”ндә гаепләнгәннәргә теләктәшлек белдерү чарасында тоткарланганнарны иреккә чыгара башладылар. Петербурда бу чара хакимиятләр белән килешенмәгән иде. Бу хакта РИА Новостига адвокат Динар Идрисов белдерде.

Петербурда, полиция белдерүенчә, 60-лап кеше тоткарланды. Демонстрантларны полициягә буйсынмауда һәм митинглар оештыру тәртибен бозуда гаепләделәр.

24 февральдә Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе “Сазлык эше”ндә гаепләнгән сигез кешегә хөкем карары чыгарды. Алар тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм полициягә карата көч куллануда гаепле дип табылды.

Элегрәк бу эшкә катнашы булган берничә кеше ярлыканган иде.
XS
SM
MD
LG