Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

14:22 28.2.2014
Акмәчет һава аланында кораллы кешеләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:28 0:00

"КЫРЫМНЫ БАСЫП АЛУ" -- Җомга иртәсендә Кырымның Акъяр (Севастополь) һәм Акмәчет (Симферополь) һава аланнарын билгесез кораллы кешеләр камап алды. Аларның кемнәр һәм кайдан булулары турында каршылыклы хәбәрләр килә. Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков Кырымдагы хәлләрне Русия тарафыннан кораллы бәреп керү һәм басып алу дип атады.
14:34 28.2.2014
КИЕВ БМОГА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘ -- Украинаның яңа җитәкчелеге БМО Иминлек шурасын Кырымдагы вазгыятьне карау өчен җыелырга чакыра. 28 февральдә Украина Югары радасы шундый карар чыгарды. Парламент рәисе, президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов БМО Иминлек шурасын Кырымдагы вәзгыятьне күзәтү генә түгел, Украина суверенлыгы бозылган очракта, чаралар да күрергә өндәде. Узган төндә Акмәчет һәм Акъярдагы һава аланнарын кораллы кешеләр басып алды. Аларның Русия хәрбиләре булуы турында хәбәр ителде.
15:28 28.2.2014
РУСИЯ ПАСПОРТЛАРЫ ТАРАТУ -- Русия Дәүләт думасында "Гадел Русия" депутатлары Украина ватандашларына Русия паспортлары бирүне җиңеләйтүче канун өлгесен тәкъдим итте. Бу канун Кырымда яшәүчеләргә Русия паспортлары таратуны тизләтүне күздә тота. Украина ягы Мәскәүнең бу гамәлләрен борчылу белән күзәтә. Элегрәк Көньяк Осетиядә яшәүче Грузия ватандашларына Русия паспортларын күпләп тараткан Мәскәү 2008 елда андагы Русия ватандашларын яклау сылтавына нигезләнеп Грузиягә каршы сугыш башлаган иде.
16:21 28.2.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere

КАЗАНДА ТАНКЛАР -- Бизнес-Онлайн басмасы Казан янына китерелгән хәрби техника видеосын чыгарды
19:05 28.2.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere


РУСИЯ БОРАЛАКЛАРЫ ЧИК БОЗА -- Украина чик сакчылары Русия хәрби боралакларының Керч ягыннан Украина һава киңлекләрен бозып керүе турында белдерә. Бу хәлне видеога да төшереп алганнар. Ике ил арасындагы килешү нигезендә Украина һава киңлекләренә Русиядән бер үк вакытта бары өч кенә хәрби боралак керә ала. Бу очракта исә боралаклар саны уннан арткан.
19:17 28.2.2014
ЧЕЛТӘРДӘ ФИКЕРЛӘР --

Илдус Садыйк: Империя машинасын баткаклыктан чыгарырга тагын Казан татарлары кирәк булган. Хаиннарны эзләп торасы да юк. Мәскәүдән әмер килеп җитмәс борын Кырымга барып та утырганнар. Имеш тә, без аларның эчке эшләренә тыкшынырга уйламыйбыз... Ә үзләре тагын бер Рөстәмне примьерлыкка кодалыйлар. Бик кирәктер инде сезнең ул мөрәҗәгәтегез, киңәшләрегез Рифат әфәнде Чубарга һәм кырымтатар халкына. Алар бит көрәштә чыныккан халык! Сезнең кебек метрополия әмерләрен үтәүчеләр түгелләр.

Qirimtatar Rafis: Мескен илдә яшәп, мескенлеген аңламаган татарлар, башкаларны мескенлеккә чакыра. Оят вә хур.

Rail Umutbaev: Ничек инде кырымтатарлар Кырымда диаспора булсын? Ничек була соң ул? Мин аңламыйм. Или лыжи не едут, или я долбанутый дигәндәй... Или "БО" бутап язган, или Нугуманов кырымтатарларын диаспора дип атаган.
22:02 28.2.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere


БИНАЛАРНЫ БАСЫП АЛУ ВИДЕОСЫ -- Бүген интернетта 27 февраль иртәсендә Кырымдагы хакимият биналарының басып алынуы төшерелгән видео пәйда булды. Аны Кырымның АТР каналы бәян итте. Яшерен камера белән төшерелгән видеода гади кием өстенә (берсе кызыл свитердан) бронежилет кигән, кулларына корал тоткан кешеләрнең ашыкмый гына бинага керүләре күренә.
23:55 28.2.2014
КЫРЫМДА АБХАЗИЯ КАБАТЛАНА -- Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов Русиянең Кырымдагы гамәлләре 2008 елгы Абхазия вакыйгаларын бермә-бер кабатлый диде һәм Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп Кырымда хәрби көчләр куллануны туктатырга өндәде. 1994 елда Киев атом коралларын Мәскәүгә тапшырганда Русия башка берничә ил белән берлектә Украина бербөтенлеген гарантияләргә вәгъдә итте, хәзер ул шул килешүне үтәргә тиеш, Кырымны аннекцияләмәскә тиеш, диде Турчинов.

дәвам

XS
SM
MD
LG