Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

16:16 26.2.2014
Кырымтатарлар Украинаның бербөтенлеген яклый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
Кырымда хәлләр киеренке. Киевта хакимият алышынганнан соң Мәскәү тарафлы көчләр Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу кампаниясен башлады. Кырымтатарлар моңы кискен каршы, Украинаның бөтенлеген яклап Кырым Радасы янына җыелды. Кырымны Русиягә кушу тарафдарлары шунда ук үз җыенын үткәрә.
18:07 26.2.2014
Кырым Югары Радасы янында ярымутрауның Украинада калуын яклаучы кырымтатарлар Русиягә кушылу тарафдарларын читкә кысрыклап чыгарганнан соң берничә минут узуга Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров рада утырышының ябылуын игълан итте һәм халыкка рәхмәт әйтеп таралырга чакырды. Чубаров аларны үзләре яшәгән шәһәрләргә, районнарга кайткач бернинди провокацияләргә бирешмәскә, юл куймаска, мәчетләрне, чиркәүләрне, синагогаларны бергәләп сакларга, милләтара татулыкның бозылуына юл куймаска өндәде. Милли мәҗлес әйтүенчә, моннан ары кырымтатарлар белән исәпләшәчәкләр, соңгы өч елда күзәтелгән күренеш -- кырымтатарларны Кырым язмышын хәл итүдән читтә калдыру булмаячак.
21:20 26.2.2014
Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу тарафдарлары активлашканда һәм инде көч кулланулар башланганда Русия президенты Владимир Путин Көнбатыш һәм Үзәк хәрби бүлгеләрнең сугышка әзерлек хәлен көтмәгәндә комплекслы тикшерү башларга кушты.

Русия саклану министры Сергей Шойгу: "Русия федерациясе президенты карары нигезендә бүген 14:00 сәгатьтә көтмәгәндә Көнбатыш хәрби округның гаскәрләре, шулай ук аның территориясендә урнашкан хәрби бүлекләр, Үзәк хәрби бүлгенең 2нче армиясе, хәрби-галәм саклану идарәсе, Хәрби десант гаскәрләре, Ерак һәм хәрби транспорт авиациясе ашыгыч рәвештә аякка бастырылды диде.

Шул ук вакытта Кырымда да Русия хәрбиләренең сәер активлашуы күзәтелә. Журналистлар коралланган Русия хәрбиләренең Кырымда хәрби машиналар белән йөрүен видеога төшергән. Ул хәрбиләр ни өчендер Акъярдан (Севастополь) Ялтага китерелгән.

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere

04:35 27.2.2014

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырымны читтәге көчләрдән яклау өчен Киевтан ярдәм сорады, әмма шул ук вакытта Кырымның эчке эшләренә тыкшынмаска чакырды. 5 канал телевидениесенә Чубаров: "Киев Кырымга читтән янаган куркынычларны бетерергә тиеш. Безгә Киевның читтәгеләр бу җирне алырга маташмасын өчен ярдәм итүе кирәк. Ә барлык эчке проблемнарны без монда үзебез чишәрбез", дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Кырым язмышы бары тик җирле халыктан гына тора.

"Акмәчеттә булган вакыйгаларның төп сабагы шул булырга тиеш -- без беркайчан, беркемгә Кырым язмышын хәл итү мөмкинлеге бирмәячәкбез, аның статусыннан башлап: ул бары ул тик Украинада, аның Русиядәме, яки башка илдәме булуын хәл итә алмаячаклар", диде Мәҗлес рәисе.

Чәршәмбе көнне Акмәчеттәге этеш-төртештә кырымтатарлар җиңгәннән соң Чубаров Кырымдагы Русиягә кушылу яклы көчләрнең Кырым язмышын үзләре генә хәл итә алмавы турында килешүгә ирешелгәнлегенә ишарәләде. Этеш-төртеш һәм бәрелешләр вакытында Чубаров тарафларны Кырымдагы "Урыс берлеге" җитәкчесе, Кырым Югары радасы депутаты Сергей Аксенов белән бергә аерып йөрде.

11:26 27.2.2014
27 февральгә каршы төнге сәгать 4тә 30-50 кешелек кораллы һәм хәрби киемдәге ике төркем Кырым Югары радасы һәм Кырым Министрлар шурасы биналарын басып алган. Аларның кем булганы билгесез. Аларның хәрби яктан эзерлекле булганнары хәбәр ителә.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров кырымтатарларны, бөтен кырымлыларны бу биналарга якынлашмаска чакырды. "Бу мәсьәләне милиция һәм иминлек оешмалары тикшерергә, карарга тиешләр", диде Чубаров.

Биналар өстендә Русия әләмнәре куелган.

14:58 27.2.2014
РАДАНЫҢ ПРЕЗИДИУМ УТЫРЫШЫ -- Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов Раданың президиум утырышын үткәрә. Бу хакта журналистларга Кырым премьер-министры Анатолий Могилев хәбәр итте. Утырышта 15ләп кеше катнаша. Көн тәртибе билгеле түгел. Аның әйтүенчә, басып алынган биналарда коралланган 50шәр кеше бар. Мин Киевка бу хәлләр турында хисап әзәрлим, диде Могилев.
15:17 27.2.2014
ТАТАРСТАН РӘСМИЛӘРЕ -- Татарстаннан ашыгыч рәвештә килгән рәсмиләр төркеме (Татарстан президенты идарәсе һәм Югары Шура вәкилләре) Кырымда очрашулар үткәрә. Татарстан президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров хәзер Кырымда татарларның "Идел" берләшмәсе рәисе Илмир Темиргалиев белән очраша. Аңа кадәр Сәфәров Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән очрашкан иде.
15:40 27.2.2014
ПРЕЗИДИУМ РЕФЕРЕНДУМ ТӘКЪДИМ ИТӘ -- Кырым Югары радасының президиум утырышы ярымутрауның статусы турында референдум үткәрергә тәкъдим итә. "Кырым хәбәр агентлыгы" белдерүенчә, депутатлар мөрәҗәгатендә: "Бары тик автономиянең статусын камилләштерү һәм аның вәкаләтләрен киңәйтү турында референдум үткәрү генә кырымнарга читтән басым һәм диктат булдырмыйча автономиянең киләчәген билгеләү мөмкинлеге бирә", диелә. Президиум шулай ук Киевтагы хакимият алмашын хөкем итә.

дәвам

XS
SM
MD
LG