Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

15:49 27.2.2014
ТАТАРСТАН МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ -- Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Кырымдагы хәлләр турында мөрәҗәгатьләр юллады. Мөрәҗәгатьләрдә Януковичны хакимияттән бәреп төшерүчеләр хөкем ителә, Кырым хакимиятен басып алган кораллы урыс төркемнәре турында берни дә әйтелми, ярымутрауның киләчәге Кырым конституциясе нигезендә хәл ителергә тиешлеге әйтелә. Болар Кырымдагы урыс сепаратистлары белдерүләре белән тәңгәл килә.
16:04 27.2.2014
ТӘРТИП САКЛАУ ИДАРӘЛӘРЕ ТӨЗЕЛӘ -- Кырымтатар милли мәҗлесенең киңәйтелгән утырышында ярымутраудагы вәзгыятьне тынычландыру өчен җирле мәҗлесләр, район һәм шәһәр хакимиятләре, җирле милиция белән берлектә территориаль идарәләр булдырырга карар ителде. Җирле хакимият белән мондый идарә төзүгә ирешеп булмаган очракта территориаль шураны җирле мәҗлес рәисе үзе төзергә тиеш.
16:35 27.2.2014
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ БЕЛДЕРҮЕ -- Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: "Без Кырымга вәзгыятьне җентекләп өйрәнергә килдек", дип белдерде. Аның сүзләренчә, медиа аша таратылган мәгълүмат бертөрле, әмма урынга барып аралашу хакыйкатьне ача".
17:52 27.2.2014
РАДАНЫҢ ЧИРАТТАН ТЫШ УТЫРЫШЫ -- Бүген Кырым Югары Радасы чираттан тыш утырышын үткәрәчәк. Бинаны узган төндә басып алган кораллы кешеләр депутатларны бинага үткәрәләр. Көн тәртибендә бер мәсьәлә -- Кырым автономиясенең вәкаләтләрен киңәйтү. 26 февральдә чираттан тыш утырышны үткәрергә кырымтатарлар мөмкинлек бирмәгән иде. Украина иминлек хезмәте бүген кырымтатарларны бу биналар янына бармаска чакырды.
18:14 27.2.2014
"Калининград" корабы
"Калининград" корабы
БАЛТЫЙК ФЛОТЫ КАРА ДИҢГЕЗДӘ -- Русия Балтыйк хәрби диңгез фролытының десантлар йөртүче "Калининград" һәм "Минск" исемле ике зур корабы Босфор бугазы аша Кара диңгезгә кергән.
20:28 27.2.2014
РЕФЕРЕНДУМ ҮТКӘРҮ КАРАРЫ -- Кырым югары радасы Кырым хөкүмәтен тарату һәм 25 майда, Украина президент сайлавы белән бер көндә Кырым статусы турында референдум үткәрергә дип карар итте. 100 урынлы радада бу тәкъдимнәрне 60-лап депутат хуплаган. Утырыш раданы бүген иртән кораллар белән басып алган билгесез кешеләр күзәтүе астында узды.
22:32 27.2.2014
Кырымның яңа премьеры Аксенов Русиядән акча сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

ЯҢА ПРЕМЬЕР БИЛГЕЛӘНДЕ -- Кырымның 100 урынлы Югары радасы 52 тавыш белән "Урыс берлеге" оешмасы рәисе Сергей Аксеновны Кырымның яңа премьер-министры итеп билгеләде. Бу карар парламент янына җыелган Русия яклы демонстрациячеләр алдында игълан ителде. Аксенов Мәскәү ярдәменә өметләнүен һәм Русиядән акча көтүен белдерде.
14:21 28.2.2014
КЫРЫМДА ПРЕЗИДЕНТ ВӘКИЛЕ -- Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов Виталий Кличконың “Удар” фиркәсе әгъзасы, Украина Югары радасы депутаты Сергей Куницынны президентның Кырымдагы даими вәкиле итеп билгеләде. Элек Куницын 6 ел Кырым хөкүмәтен, 4 ел Акъяр шәһәрен җитәкләде. Киевтагы “5 канал”га ул “кырымтатарлар Кырым Югары радасы алдына чыгып Украина дәүләтчелеген яклады” диде. Кырым һава аланнарындагы урыс оешмалары вәкилләре Куницынны Кырымга кертмәячәкләрен белдерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG