Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның "Прогресс фиркасе" теркәлде, үзе өй сагына алынды


Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны өй сагына алу карары чыгарды. Тикшерү Навальныйның "Ив Роше" компаниясе белән мутлыклары сәбәпле чара күрүне катылату тәкъдиме белән чыккан иде.

Мәхкәмә Навальныйга фатирыннан чыгып йөрмәү, туганнары һәм адвокатларыннан кала беркем белән дә аралашмау, телефон, почта интернет кулланмау таләбе куйды.

Оппозиция лидерлары һәм халыкара хокук яклаучылар Навальныйны өй сагы астына алуны кискен тәнкытьләде. Алар мәхкәмәнең бу карарын дәлиләнмәгән, сәясәтләшкән дип белдерә. Мәскәү-Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева: "Бу хәлләр башка фикер йөрткән өчен эзәрлекләү, ышанычлары һәм сүз иреге өчен", диде.

РПР-ППАРНАС фиркасе рәистәше Михаил Касьянов мәхкәмә карарын "канунга каршы килә" дип белдерде. "Хакимиятләр планлы рәвештә Русиядәге сәяси киңлекләрне тарайта", диде Касьянов.

Навальныйга карата чыгарылган караны Amnesty International да гаепләде. Аның Русиядәге бүлеге башлыгы "Болар барсы да Русиядәге кеше хокукларының нинди авыр хәлдә икәнен күрсәтеп тора", дип белдерде.

Русия юстиция министрлыгы Навальный җитәкчелек иткән "Прогресс фиркасе"н ("Партия прогресса") теркәде.

Фирка юристы Дмитрий Крайнев "Интерфакс"ка рәсми документларның кулларында булуын һәм 42 төбәк бүлеген теркәү эшенә керешәчәкләрен белдерде. Бу – фирка исемлеге нигезендә сайлауларда катнашу мөмкинлеге бирәчәк.

2014 елның февралендә Алексей Навальный фирка исемен алыштырды, ул элек "Халык альянсы" ("Народный альянс") дип аталган иде. 2013 елда Андрей Богдановның "Туган ил" ("Родная страна") дип аталган фиркасе "Халык альянсы" дип үзгәртелгәнгә юстиция министрлыгы Навальныйныкын теркәүдән баш тартты.

Навальный фиркасен оештыру җыелышы 2012 елның декабрендә үтте. Фиркане ике тапкыр теркәүдән баш тарттылар.
XS
SM
MD
LG