Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Май чабу бәйрәм ителде


Казанда май чабу бәйрәм ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Казанда Май чабу бәйрәм ителде

1 мартта Казанда урысларның Май чабу бәйрәме билгеләп үтелде. Төрле күңел ачу чаралары рәвешендә узган бәйрәм ахырында карачкы да яндырылды.

"Әкият" курчак театры алдындагы боз шәһәрчегендә оештырылган Май чабу бәйрәменә төрле катлам вәкилләре килде. Балалар шугалактан шуды, өлкәннәр җыр-бию чараларына катнашуны өстен күрде. Бер кырыйда һәнәр ияләренең үз куллары белән җитештергән товарлары, икенче яктарак урысларда "Май чабу" бәйрәменең символы булган зур коймак белән чәй тәкъдим ителде.

Бәйрәм барышында тәртипне полициянең махсус көчләре саклады. Алар һәр килүчене мәйданга тикшереп кертте.

Мәйдан уртасында корылган сәхнәдән тулысынча диярлек урыс җырлары яңгырады. Сирәк булса да мари, удмурт җырлары да колакка чалынды. Урыс бәйрәме булгач татарчаны яңгыратуны кирәксенмәделәр булса кирәк, анысы ишетелмәде. Аның каравы балалар җыр-биюгә игътибар итми генә ат, дөя, ишәккә утырып йөреп мәш килде.

Бәйрәм, башка еллардан аермалы буларак быел кечкенә генә итеп ясалган карачкыны яндыру белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG