Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка каршы сүзләре өчен профессор эшеннән куылган


Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының профессоры, тарихчы, сәясәтче, дин белгече Андрей Зубов эштән җибәрелгән. Моңа аның «Ведомости» газетасы һәм «Дождь» телеканалына сугышка каршы биргән әңгәмәсе сәбәп булган.

Тарихчы Кырымдагы хәлләргә бәя биреп Русия белән Украина арасындагы низагны 1938 елда Австриянең өченче рейхка кушылуы белән чагыштырган иде.

Зубов җәмәгатьчелекне мәгънәсез агрессиягә каршы «юк» дип әйтергә чакырды.
XS
SM
MD
LG