Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апанай мәчетенең яңа имамы беренче хисабын тотты


Апанайның яңа имамы журналистлар белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

Апанайның яңа имамы журналистлар белән очрашты

Казанның Апанай мәчете имамы Нияз Сабиров журналистлар белән очрашып мәчет һәм Иман нәшриятенең эшчәнлеге турында сөйләде. Узган елның декабрь ахырында Татарстан Диния нәзарәте аны Апанай мәчете имамы итеп билгелән иде.

"Бүген Апанай мәчете турында төрле сүзләр йөри һәм бүгенге җыелышыбызның төп максаты бу мәчетнең эшчәнлеге белән таныштыру", дип башлады чыгышын Апанай мәчетенең яңа имамы Нияз Сабиров 28 февральдә узган очрашуда.

"Миңа узган елның 26 декабрендә Татарстан мөфтие тарафыннан шәһадәтнамә бирелде. Мин шул вакыттан алып бүгенгә кадәр Апанайда имам вазифаларын үтим", дип сүзен дәвам итте ул.

Татарстан мөфтие урынбасары да булган Нияз Сабиров бу мәчетнең мәрхүм имамы Вәлиулла Ягъкубның эшчәнлегенә тукталып Иман нәшрияты башкарган эшләрне дә санап үтте. Аннан соң урыс телендә әзерләнгән Апанай мәчете турында видеофильм күрсәтелде.

Нияз Сабиров чыгышыннан аңлашылганча, 2013 елның 26 декабрендә Апанай мәчете комплексыннан бары тик Апанай мәчете бинасы һәм мәчеткә бәйле бер лавка гына сакланып калган булган.

"Мин монда имам булып эшли башлаганда Апанай мәчете кризис кичерә иде. Җылылык өчен бурычлар җыелган, мәчет хезмәткәрләре ике-өч айлык хезмәт хакларын ала алмыйлар иде. Быелның гыйнварында электр һәм телефон өчен җыелган бурычлар түләнде. Ә гыйнвар ахырында хезмәткәрләргә булган бурычлар хәл ителде. Беренче февральдән башлап Иман нәшрияты кабаттан эшли башлады. Бер ай эчендә бер дистәгә якын китаплар бастыра алдык. Кичләрен дини дәресләр уздыра башладык. Алга таба күрше бинаны төзекләндереп бетереп анда тәһарәтханә һәм башка бүлмәләр ачуны планлыйбыз", дип белдерде ул.

Апанай мәчетенең яңа имамының чыгышынан соң, аның эшчәнлегенә карата Ярдәм мәчете имамы Илдар Баязитов, Мәрҗәни мәчете имамы Мансур Җәләлетдин, РИУ җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин да җылы сүзләр җиткерде. Мәхәллә әгъзалары да яңа имам килгәч Апанайда эшләрнең җанланып китүе турында сөйләде.

Тик чыгыш ясаучылар да, Нияз Сабиров та Апанайның Вәлиулла хәзрәттән соң аның урынында калган Наил Гариповның язмышы турында бер сүз дә әйтмәде.

Бу турыда Азатлык соравына җавап биргән Нияз Сабиров, Наил Гарипов белән эшләргә әзер булуларын белдерде.

"Мин аңа һәрвакыт бергә эшләргә дип әйтеп килдем. Бергәләп эшләсәк уңышка ирешербез. Эшләребез нәтиҗәлерәк булыр дип әйттем. Әмма аннан җавап булмады. Мин хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу хезмәттәшлек миннән генә түгел, аның теләгеннән дә тора. Мин аны һаман да бергә эшләргә килер дип көтәм", дип үз карашын белдерде ул.

Бу урында сүзгә Мансур Җәләлетдин дә кушылып Наил Гариповка карата булган фикерләре белән уртаклашты.

"Вәлиулла хәзрәт һәлак булгач Наил хәзрәт бу мәчеткә имам булып билгеләнгән иде. Шуннан соң ул минем яныма килде. Хәзрәт, әйдәгез бергә эшлик әле дип әйтте, әмма аннан соң югалды. Җыелышларга чакыргач та килмәс булды. Читләште. Казан мөхтәсибәтеннән үзен читләштерде. Наил хәзрәт без бергә эшлибезме, дигәч тә җавап кайтармады. Мәчет, мәхәллә буларак автоном эшләргә тырышты. Әмма алай булмый. Без үзәкләшеп эшләргә тиешбез", дип сүзен йомгаклады ул.

Нияз Сабировның журналистлар белән очрашуында Наил Гариповны күреп булмады.

Моңа кадәр исә Наил Гарипов 17 гыйнварда Азатлыкның сорауларын җаваплап “Мин хәзер мәчеттә бик күренмим, чөнки миңа ачыктан-ачык "Син моннан кит", диелде һәм мин шулай эшләргә мәҗбүр булдым. Мин талаша торган кеше түгел. Иман мәркәзендә күбрәк эш алып барам. Шулай да мәчеттә беренче мәхәлләнең имам-хатыйбы булып калам”, дип әйткән иде.
XS
SM
MD
LG