Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Кырымның яңа хөкүмәте арасында килешү имзаланды


Килешү имзалау мизгеле
Килешү имзалау мизгеле
Бүген Акмәчеткә килгән Татарстан белән Кырымның яңа хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Миңнеханов әлеге килешү нигезендә Татарстанның Кырымга инвестиция кертү нияте ята, дип белдерде. Кырымтатар мәҗлесе Кырымның бу яңа хөкүмәтен танымый. Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең тышкы эшләр идарәсе башлыгы Али Хәмзин белдергән иде.

Азатлыкның "киеренкелек шартларында Кырымның ATR телевидение каналына булган басым турында ни уйлыйсыз" дигән соравына Татарстан президенты "бәйсез мәгълүмат чараларына басым булырга тиеш түгел, киресенчә, ATR белән Татарстанның "Яңа Гасыр" телевидениесе арасында хезмәттәшлек турында уйланабыз", диде.
XS
SM
MD
LG