Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Казанның яшь тамашачы театры нәниләрне сөендерде


Әкияттән күренеш
Әкияттән күренеш

Удмуртиядә беренче тапкыр гастрольләрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры булып китте. Кичке спектакльләрдә Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" спектаклен, көндез балалар өчен Рафис Корбанның "Буре һәм Кәҗә" әкиятен күрсәттеләр.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре “Спартак” халыклар иҗаты йортында үтте. Артистлар тамашачылар белән очрашуны зур түземсезлек белән көтте. Беренче күрешү бит. Балалар өчен беренче тамаша. Малай-кызлар спектакльне аңлармы, ничек кабул итәрләр дигән сораулар тынгылык бирмәде Казан кунакларына. “Татарстанда яшь тамашачы театры спектакльләрен яратып карыйлар”, диде театрның баш администраторы Ранил Гарипов.

Бүре ролендә - Илнар Низамиев
Бүре ролендә - Илнар Низамиев
Әкияттә Бүре ролен Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев башкарды. Аның алдында бик җитди максат куелган. Усал һәм йорткыч Бүрене балалар курыкмасын өчен ягымлы итеп тә күрсәтергә кирәк.

Тамаша интерактив рәвештә барды. Күпчелек балалар “Волк и семеро козлят” - “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” исемле рус әкияте геройлары белән инде таныш. Шуңа да Рәфис Корбан иҗат иткән әкият тә малай-кызларда аңлау өчен кыенлыклар тудырмады. Сәхнәдә барган күренешләргә балалар бик тиз кушылды. Геройлар биргән сорауларга бөтен зал белән бердәм җавап та бирә башлады. Сәхнәдәге вакыйгаларны балаларның аңлап кабул итүләрен артистлар гел тикшереп торды.

Тамашачылар
Тамашачылар
Сәхнәдә җанварлар образын тудыру өчен артистларга күп кенә китаплар да укырга, интернеттан да өстәмә мәгълүмат тупларга, мультфильмнар да карарга туры килә икән. “Шул ук вакытта һәр тамашада ниндидер яңалык та өстәлә”, диде Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев.

Әлеге тамашада Кәҗә ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина театрда ике дистә елга якын эшли. Төрле рольләр иҗат итәргә туры килгән. “Балалар өчен спектакль тәрбияви дә булырга тиеш. Аларны көнкүрештә очраган төрле аяныч хәлләрдән сакларга да өйрәтәбез”, диде Фирүзә.

Әкияттән күренеш
Әкияттән күренеш
Театр пьесалар сайлаганда Татарстанның мәгариф министрлыгы белән киңәшләшеп эш итә икән. Бу хакта театрың баш администраторы Ранил Гарипов сөйләде. Мәктәп програмына кергән әсәрләрне сәхнәләштерәләр. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимовның берничә әсәрен балалар яратып карыйлар икән. “Дәресләрдә укыганны бала күңелендә ныгыту өчен сәхнәләштерелгән әсәрләрнең әһәмияте зур”, дип уртаклаштылар театр хезмәткәрләре.

Әкияттән күренеш
Әкияттән күренеш
Балалар әкиятнең төрле күренешләрен хәтеренә салган. Укытучылар укучыларының актив булуын күзәтеп, аңлап җавап бирүләреннән канәгать. 116нчы балалар бакчасында сабыйлар өчен театр түгәрәкләре эшли. Шушы түгәрәккә йөрүчеләр өчен спектакль дәрес булды, диде 116нчы балалар бакчасының татар теле методисты Рәсилә Гатауллина.

107нче балалар бакчасы сабыйлары спектакльне яратып караган. Кайтырга чыккан малай-кызларның әле һаман үзләрен тамаша залында кебек хис итүләре ачык күренде.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре Ижауда уңышлы узды. Театр ел саен яңа спектакльләр белән килергә ниятли. Ижау тамашачысы да аларны көтеп алачак.
XS
SM
MD
LG