Accessibility links

Кырымтатар ATR каналының интернет сәхифәсенә һөҗүм булган


Айдер Мурадосилов
Айдер Мурадосилов
7 март көнне җирле вакыт белән көндезге өчләр тирәсендә ATR телеканалының иинтернет сәхифәсе эшләми башлады һәм андагы онлайн тапшырулар да өзелде. Әлеге хәлне каналның креатив мөдире Айдер Мурадосилов һөҗүм буларак бәяләде.

Аның сүзләренчә, Кырымда бу көннәрдә Украинаның башка каналларын да япканнар. Алар урынына Русия каналларын күрсәтә башлаганнар.

“Ике көн элек Украинаның “1+1” каналын трансляцияләүдән туктадылар. “Бишенче” канал шундый ук хәлгә дучар булды. Ә бүген исә медиагигант булган “Интер” урынына Русиянең “НТВ”сын күрсәтә башладылар, диде Мурадосилов.

Ул ATRга һәм аның хезмәткәрләренә карата кысуларның көчәюен белдерде. 6 март көнне бу канал журналистына репортаж төшергән вакытта буяу (зеленка) сиптеләр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә булганда ATR турында “Иң әһәмиятлесе – ул һәрвакыт дөреслекне генә сөйләп торырга тиеш. АТР каналын ябарга ярамый, чөнки башка чыганак юк”, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG