Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә журналистларга һөҗүм булды


Акмәчеттә журналистларга һөҗүм иткәннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Акмәчеттә журналистларга һөҗүм иткәннәр

Украинаның Кырымдагы һава һөҗүменә каршы гаскәрләре хәрби бүлеген басып алу турында репортаж әзерләгәндә 20дән артык журналистка һөҗүм иткәннәр.

Бу хәл 8 мартка каршы төнге 12нче яртылар тирәсендә була. Журналистлар, алар арасында телеканал, интернет һәм шулай ук газета вәкилләре дә була, хәрби бүлек тирәсендә репортаж әзерләгәндә билгесез кешеләр килеп чыга һәм аларны кыйный башлыйлар.

"Безнең арада чит ил журналистлары һәм шулай ук Русиянекеләр дә бар иде. Алар бөтенебезгә ташланды. Без машинага утырып качып китмәкче булган идек, машиналары белән юлны кистеләр. Аннары безнең камераны алып ваттылар, үзебезне каты кыйнадылар, бөтен документларыбызны, акчаларны, телефоннарыбызны алдылар", дип сөйләде Азатлыкка Украинаның "Интер" телеканалы операторы Владимир Дедов. Алар белән бергә Грециядән килгән журналист та булган.

Акмәчеттә журналистларга һөҗүм булды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:39 0:00

Ул шулкадәр каты кыйнауларын, күкрәк тирәсенең нык авыртуын, сулыш алу бик читен икәнлеген әйтте. Аның белән бергә булган хезмәттәше оператор Павел Лысенконың күзләре кара янган иде.

Операторлар сүзләренчә, һөҗүм итүчеләр үзләрен "самооборона" дип атап иминлек саклыйбыз дип белдереп йөрүчеләр булырга мөмкин. Алар махсус эш өчен тегелгән (роба) киемендә булган.

Акмәчеттә журналистларга һөҗүмнәр арта. Ике көн элек хәрби бүлек янында репортаж әзерләгән ATR телеканалы журналистына буяу (зеленка) сипкән иделәр.

6 мартта урамдагы бинага урнаштырылган видеокамера чит илдән килгән бер журналистны талаганны яздырып алган. Бу видео ATRда күрсәтелде.


Журналистка тамгасыз ниндидер хәрби киемдәге кешеләр килеп һөҗүм итә, аны җиргә егып салалар һәм ниндидер җиһазын алып китәләр. Журналист аларның машинага ниндидер каплар төягәнен төшереп торган була.

7 мартта Кырымдагы вазгыятьне ничек бар шулай яктырткан ATR телеканалының интернет сайтына һөҗүм булды.

Журналистлар һөҗүмнәр артырга мөмкин дип белдерә. Акмәчеттә үзләрен "халык дружинасы", "самооборона" дип атаучылар да, казаклар арта. Шимбә көнне казакларның берсе Азатлыкка үзләрен моннан ике көн элек Анападан китерүләрен сөйләде.
XS
SM
MD
LG