Мәскәүдә оппозиция шимбә булачак “Тынычлык маршы”на әзерләнә. Бу чара Русиянең Украина суверенитетын бозуга, Русия гаскәрләренең Кырымга бәреп керүенә протест белдереп үткәрелә. Чарада “Яблоко” фиркасе дә катнашачак.
“Тынычлык маршы”н “Теләктәшлек”, РПР-ПАРНАС, “5 декабрь фиркасе”, “Прогресс фиркасе” һәм активистлар оештыра. Кайбер сул хәрәкәтләр дә бу чарага кушылырга теләк белдерде.
Мәскәү хакимиятләре белән килешенгән бу чара Бульвар боҗрасында башланып Пушкин мәйданы аша үтеп Тургеневскига җитеп, аннан соң Академик Сахаров урамында митинг белән тәмамланачак. Оештыручылар 50 мең кеше катнашырга мөмкин дип белдерә.
“Независимая газета” язуынча, Мәскәүгә Киевның Майдан активистлары киләчәк, шулай ук Украинаның популяр төркеме “Океан Эльзы” да катнашырга мөмкин. Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенкога да чакыру җибәрелгән.
Шул ук вакытта “СССР 2.0” хәрәкәте лидеры Сергей Кургинян үзенең “Кардәшлек һәм гражданнар каршылыгы маршы”н үткәрә.