Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Русиягә кушылу очрагында мөлкәтен югалтудан курка


Кырымтатарлары урам чарасында
Кырымтатарлары урам чарасында

Кырымның яңа үзешчән хөкүмәте Украин оешмаларын дәүләтләштерә. Шәхси мөлкәтне дә хуҗалары Русия кануннарына карата теркәргә мәҗбүр булачак. Автономия җитәкчелеге эшмәкәрләр белән килешүләрне өзеп, җирләрне тартып алып, Русия инвесторларына бирергә тели.

Төрле авырлыклар аша кичеп үзенең тарихи ватанына кайта алган кырымтатар халкы хәзер икеләтә борчылу алдында. Бер яктан алар Русиягә кушылу аркасында хафалансалар, икенче яктан аларга туфрак-мөлкәтне югалту яный.

Кырымның яңа үзешчән хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Тимергалиев белдергәнчә, ярымутраудагы украин оешмалары Кырымга күчәчәк. Шул исәптән сүз “Чорноморнафтогаз” энергия ширкәте, аның барлык активлары, Кара диңгездәге бораулау корылмалары турында бара.

Моның белән Украина Русия газына бәйлелекне әз генә булса да җиңелләштерергә ярдәм иткән ширкәтне югалта дигән сүз.

Тимергалиев сүзләренчә, Кырымга шулай ук “Укрзализныця” (“Украин тимер юллары”) дәүләт ширкәте активлары, шул исәптән тимер юллары күчәчәк.

“Бүгенге көндә Украина министрлыкларына караган күпләгән санаторий һәм курорт салымнар түләми, эффектив рәвештә эш алып бармый. Алар бөтенесе дә Кырым республикасына күчәчәк”, - ди Тимергалиев. Шулай ук ул шәхси мөлкәт хуҗаларын тизрәк Русия кануннарына буйсындырып янәдән теркәргә чакырды.

Мөлкәт мәсьәләсе Кырымда хәзер шактый четерекле, ди автономиядә эшләгән Германия журналисты Штефан Шолль. "Анда Сталин заманындагы вакыйгалар кабатлану куркынычы бар. Украин кануннары инде гамәлдә булмаган өчен мөлкәт мәсьәләсендә зур аңлашылмаучылык булыр дигән шик-шөбһәләр бар. Моның турында кырымтатарлары гына уйламый", ди ул. Аның сүзләренчә, алар үз фатирлары, йортлары белән ни булачагын белми.

Билгеле булганча, кырымтатарлары үз ватанына кайткан вакытта милек алу белән шактый күп кыенлыклар кичерделәр, шуңа күрә йорт-хуҗалыкларын теркәлмәгән милекләрдә оештырдылар.

"Украина Кырым өчен шәхси мөлкәт реестрын япты. Бу бизнес өчен дә авырлыклар тудыра. Хәзер һәркем үз бизнесының, мөлкәтенең чыннан да аныкы икәнен дәлилләргә тиеш. "Гоблин" кебек иптәшләр булганда, кырымлылар күп проблемнар булыр дип борчыла", ди Шолль.

"Гоблин" дип Кырым премьер-Сергей Аксеновны атыйлар. 27 февральдә аны залда 47 депутат һәм кораллы кешеләр булган шартта сайлаганнар. "1990нчы елларда Аксенов җинаятьчел төркем бригадиры булган, милиция һәм криминал дөньяда аның кушаматы "Гоблин" иде", дип искә ала Аксеновны белгән, чыгышы белән Кырымнан булган Югары рада депутаты, "Русское единство" җитәкчесе Андрей Сенченко.

Штефан Шолльнең "Гоблин" хакимияте турындагы борчулы фаразларын түбәндәге документ раслый. 5 мартта Кырым автономиясенең элекке туризм министры Александр Лиев Русиянең зур инвестицияләү ширкәте "ИК ВЕЛЕС Капитал" генераль директоры Алексей Гнедовскийга рәсми хат яза. Документта Лиев инвесторга 16 мартта узачак референдумнан соң туризм бизнесы алып барган эшмәкәрләр белән барлык килешүләр өзеләчәген, җирләр тартып алыначагын ачыктан-ачык хәбәр итә. Лиев язганча, болар барысы да Русия инвесторы файдасына эшләнелә. "Кырымда күп еллар дәвамында туризм зоналарын контрольдә тотуның эффектив механизмы юк иде", дип яза Лиев. Эшмәкәрләр мөлкәтен Русия инвесторына тапшыруны "модернизация" максатлары белән бәйли ул. Шушыларны сөйләшер өчен элекке министр Гнедовскийны Аксенов белән очрашырга чакыра.

Русиягә кушылу турында халыкның фикерен белер өчен ашыга-ашыга референдум уздырган "Гоблин" хөкүмәте мөлкәтне тартып алганда һәм килешүләрне өзгәндә бизнес вәкилләренең ни уйлаганын белешүне кирәксенмәгән.

Русия гаскәрләре Кырымга керү белән бер үк вакытта кырымтатарларны куркыту чаралары да ешая. Күптән түгел Рыбачье авылы янында кырымтатарлар тоткан кунакханәгә ут төрткәннәр иде. Бахчасарайдагы алтынчы бистәдә яшәүче эшмәкәр Сүин әфәнденең өен бастылар. Акмәчеттә җөмһүрият хәрби комитетын басып алган, үзләрен "Народная самооборона" дип исемләгән кешеләр Киевтан килгән берәүләрнең военкоматны видеога төшергәннәреп күреп аларның машиналарына ут ачкан. Шулар ук чит ил журналистларын кыйнап, акчаларын, паспортларын талаганнар.
XS
SM
MD
LG