Accessibility links

Казанның бала тудыру йортында бер хатын-кыз үлгән


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Казанның "Медицина университеты клиникасында" бер хатын-кызның үлеме турындагы хәбәрне раслады. 38 яшьлек ана кеше йөклелекнең соңгы аенда хастаханәгә йөрәге һәм сулыш проблемалары белән китерелгән булган. Табиблар аның карынындагы баласын саклап кала алмаган. Хатын-кызның Казанның 28 гимназиясендә татар теле укытучысы булып эшләгән булуы хәбәр ителә.

Бала тудыру йортында тикшерү башланды. Татарстан министры Гадел Вафин күрсәтмәсе нигезендә барган тикшерү өч атнадан тәмамлангач ана һәм баланың үлеме сәбәпләре хәбәр ителәчәк. Аның бер баласы ятим калды.

Март аенда Апас районы хастаханәсендә бала тапканда бер хатын-кыз үлде, аннан алда Минзәләдә ана һәм бала үлеме бөтен шәһәрне аякка бастырган иде.
XS
SM
MD
LG