Accessibility links

Кайнар хәбәр

Умаровның үлеме турында хәбәр ителә


Русия иминлек көчләре Умаровның үлемен элегрәк берничә мәртәбә хәбәр иткән иде
Русия иминлек көчләре Умаровның үлемен элегрәк берничә мәртәбә хәбәр иткән иде
Төньяк Кавказдагы кораллы каршылык хәрәкәтенә якын Kavkaz Center сәхифәсе хәрәкәтнең юлбашчысы Доку Умаровның үлеме турында хәбәр итте. Русия рәсмиләре хәбәрне әлегә расламады. Русиянең иң озак эзләгән кешеләрнең берсе Доку Умаров - кем ул?

Доку Умаров 1964 елның апрелендә Чечнянең көньягындагы Шатой районындагы авылда туа.

Грозныйның Нефть институтында төзүче булырга укып чыга.

1994-96 һәм 1999-2000 еллар - ике Чечня сугышында оста хәрби юлбашчы буларак таныла

2005 ел - Азатлыкның рус редакциясенә биргән әңгәмәдә ул беренче чечен сугышы башланганда Мәскәүдә булуын, әмма ватанпәрвәр буларак Чечняга кайтып китүен сөйләде. Беренче сугыштан соң президент Аслан Масхадов аны бәйсез Чечнянең Иминлек шурасы башлыгы итеп билгеләде. Чечня бәйсезлеге кыска гомерле булды. Икенче сугыш вакытында Умаров кораллы сугышчыларның "көньяк-көнбатыш фронтын" җитәкләде.

2004 елның сентябре - Беслан мәктәбен тотык итеп алуда 334 кеше - күпчелеге балалар һәлак булды. Террор гамәлендә Умаровны гаепләделәр. Соңырак, 2005 елда Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул мәктәп алуга катнашы булуын кире какты һәм террор чараларын кулланмавын белдерде.

2005 ел - Умаров үзбилгеләнгән Чечня хөкүмәте вице-президенты һәм соңрак президент буларак кораллы төркемнәр белән җитәкчелек итте.

2007 ел, октябрь - Умаров үзен Төньяк Кавказ төбәгендәге ислам дәүләте булырга тиешле Кавказ Әмирлеге юлбашчысы дип игълан итә, үзен "дөньядагы җиһад хәрәкәтенең бер өлеше" итеп күрергә тели.

"Бу ел (2007) Төньяк Кавказда 1990 елда башланган һәм 2000 елларда дәвам иткән сепаратизм һәм Русиядән бәйсез булу өчен көрәшнең дини сугышка әйләнү күрсәткече", диде Азатлыкка Төньяк Кавказ белгече Иван Сухов.

2009 елның ноябре - Мәскәүдән Петербурга баручы "Невский Экспресс" поездында шартлауда 26 кеше үлә. Умаров бу террор гамәлен оештырганын белдерә.

2010 елның марты - Умаров Мәскәү метросында интихар һөҗүмен оештыруын белдерә. Интихарчы хатын-кызның метроны шартлатуы нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды.

2011 елның гыйнвар ае - Мәскәүнең Домодедово һава аланында шартлауны Умаров үз өстенә ала. Ул чакта ул бу һөҗүмнәрне "Русиянең Кавказдагы җинаятьләре өчен оештырганын" белдерде.

"Бу махсус чарага үзем фәрман бирдем. Шундый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк, иншалла", дигән иде Умаров бу һөҗүмнәрдән соң чыккан видеода.

Умаров Русиянең иминлек көчләре һәм Кремль яклы рәсмиләргә каршы дистәдән артык һөҗүм оештыруда гаепләнә. Узган ел ул Сочида узачак кышкы Олимпиаданы "туктатачагы" белән янаган иде.

Русия иминлек көчләре берничә мәртәбә Умаровның үлемен хәбәр итте.

Умаровның кимендә алты баласы булганы мәгълүм. Аның ике бертуган абыйсы сугышта үлгән, тагын берничә туганы хәбәрсез югалган. Әтисенең үлеме 2007 елда хәбәр ителгән иде.

Умаров үз халкының ышанычын аклый алмады, ди Азатлыкның Кавказ белгече Лиз Фюллер.

"Чечня бәйсезлегеннән һәм Русиядә тыныч кешеләргә каршы көч куллануга каршы булуыннан башлаган юлын ул үзенә тапшырылган ышаныч белән дәвам итә алмады, аның урынына Чечня бәйсезлеге идеясын халыкара җәмәгатьчелек алдында да аяк астына салып таптады", ди белгеч.

Умаровның җеназасы Истанбул мәчетләренең берсендә укылачак, дигән хәбәрләр бар.
XS
SM
MD
LG