Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркия һәм Мисырны үз иткән русиялеләр Кырымга ялга йөрмәячәк"


Мисырның Шарм әш-Шәех курортына ял итәргә килгән туристлар
Мисырның Шарм әш-Шәех курортына ял итәргә килгән туристлар

Русия рәсмиләре ватандашларын Кырымда ял итәргә үгетли башлады. Турфирма вәкиле Мисыр һәм Төркияне үз иткәннәр Кырымга бармаячак дип әйтә. Чит илләрдә ял итәргә яраткан татарстанлылар да турфирма вәкилләре фикерен куәтли. Кара диңгез буенда кунакханә тотучылар туристларның артачагына, турбизнесның күтәрелеп китәчәгенә шик белдерә.

Кырымны һәм Акъярны Русиягә кушу килешүен имзалауга бер көн кала федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко ватандашларын Кырымга ял итәргә кодалый башлады. Аның сүзләренчә, Кырымдагы курорт сезонын һич кенә дә өзәргә ярамый. Матвиенко Кырымда имин булуны анда ялга барып үз мисалында күрсәтәчәген дә белдерде. Ике ел элек ул Кырымда бер тапкыр булган инде.

Татарстан туристлык агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов Кырым белән хезмәттәшлекне бу җәйдә үк киңәйтәчәкләрен белдерә. Аның сүзләренчә, майдан сентябрь ахырына кадәр атнасына кимендә дүрт мәртәбә Казан белән Акмәчет арасында "Ак Барс Аэро" очкычлары йөриячәк. Иванов дотацияләр бирелгәнгә билет бәяләре кыйммәт булмаячак дип тә вәгъдә итә.

Кырымда тынычлык урнашмады бит әле
Кырымдагы "Алтын тур" ширкәте вәкиле Ильмира Велиляева моннан ике ел элек Казаннан Акмәчеткә "Ак Барс Аэро" очышларын оештыруда катнашкан, туристлар кабул иткән. Быел җәйгә планлаштырылган кимендә дүрт рейсның да тулы булачагына шик белдерә ул. "Кырымда тынычлык урнашмады бит әле", ди Велиляева. "Ак Барс Аэро" билетларының бик кыйммәт, иң арзанының 15 мең сум торганлыгын, ә бу бәягә юлга чыгарга теләүчеләрнең аз булуын әйтә.

Кырымда Кара диңгез буенда ял итүчеләр
Кырымда Кара диңгез буенда ял итүчеләр
Аня Манакова ун елдан артык "Блиц-Тур" ширкәтенә җитәкчелек итә. Мәскәүдәге әлеге ширкәтнең Русия калаларында да берничә бүлеге бар. Аның фикеренчә, Мисыр һәм Төркияне үз иткән русияләр барыбер Кырымга борылмаячак. Кырымдагы ялның кыйммәткәрәк чыгуын, ял итүчеләр өчен уңайлыклар тудырылмавын да әйтә ул. Шулай да Манакова Русиядән Кырымга ялга баручылар бераз артырга мөмкинлеген дә кире какмый.

"Русиядә хәзер ватанпәрварлык хисе арта башлады. Мин интернеттагы комментарларны карап барам, анда "Безнең Кырымда ял итәсебез килә", дип язучылар артты. Әмма анда уникаль климат булса да яшәеш челтәрендәге уңайлыклар (инфраструктура) бөтенләй юк диярлек. Анда күп еллар инде бернәрсә дә эшләнмәде, бөтен нәрсә нык таушалган. Ике ел элек Германиядән Кырымга секстурлар оештырыла иде. Менә кемнәр анда йөрде", ди Манакова.

Кырымда бөтен нәрсә нык таушалган
Аның сүзләренчә, акчаларын кысып тотканнар Кырымга ялга бармаячак, андагы ял, ни генә вәгъдә итмәсеннәр, барыбер Мисыр һәм Төркиядән кыйммәтрәк булачак. Кырымга кеше кулы тимәгән табигый гүзәллекне күңелләре белән аңлаган һәм аны күрергә теләүчеләр генә артырга мөмкин ди ул.

Илнар Казанда полициядә эшли, лейтенант. Алар җәмәгате белән ел буе хезмәт хакларының бер өлешен җыеп баралар һәм Мисырда ял итеп кайталар. Кызыл диңгездә өч тапкыр булганнар инде. Быел җәйгә Төркиягә барырга җыеналар. Нигә Сочи тирәләренә, йә булмаса Кырымга барырга теләмисез, дигән сорауга ул: "Анда бик кыйммәт! Минем бер танышым яңа гына Сочида булып кайтты, бөтен нәрсә бик-бик кыйммәт, хәтта урамдагы хотдогны да 200 сумга саталар дип сөйләде. Русия курортларына бәяләрне төшерәбез дип әйтсәләр сизелерлек булмаячак, ә иң начары - анда ял итүчеләргә бернинди кулайлыклар тудырылмаган", диде.

Кырымда Туактагы (Рыбачье) шәхси кунакханә
Кырымда Туактагы (Рыбачье) шәхси кунакханә
Нәфисә ханым ире белән Кырымның Алушта рйонындагы диңгез буенда кунакханә тота. 10 бүлмәле, 30 кешелек бу кунакханәне ачканнарына алты ел булган. Ул да кырымдагы кунакханәләрдән кала башка уңайлыкларның бөтенләй булмавын әйтә. "Кырым рәткә кергәнче кимендә 4-5 ел вакыт кирәк булыр әле", ди ул. Алар шушы алты ел эчендә үзләрендә ял итүчеләрне булдырганнар. Узган ел Казаннан да биш гаилә ял иткән. "Молдовадан, Беларустан, Русиядән, Украинадан киләләр. Русияләр 40% тирәсе булыр. Хәзер менә Кырымдагы хәлләр үзгәргәч украиннар шалтырата һәм без ничек киләбез инде, ни булып бетәр икән дип әйтә, әлегә Русиядән берәүнең дә шалтыратканы булмады", ди ул.

Судак янында үзләренең йортларындагы бүлмәләрне биреп торучы Эльвина апа (аның теләге белән исеме үзгәртелде) Кырымны Русиягә кушу безнең киләчәгебезне бөтенләй билгесез итте дип белдерде.

Быелгы җәйге бизнесыбыз өзелде диярлек
"Элекке елларда кунакханәләр эшләде, кешеләр дә үзләренең бүлмәләрен биреп тора иде. Без шәхси эшмәкәрләр турфирмалар белән килешүләр төзегән идек. Алар ял итүчеләрне автобуслар белән китереп торды. Үз машиналары белән килүчеләр дә бар иде. Элек барсы да әйбәт иде. Өченче ел ял итүчеләр күп иде, узган ел кими төште.

Без быелгы җәйге ялны бөтенләй дип әйтерлек өзелде дип уйлыйбыз. Күпләр күңелләре төшкәнгә кешеләр кабул итәргә әзерләнүдән мәгънә күрми. Кырымга күпчелеге Русиядән түгел, ә Украинадан килә иделәр. Русиядән 20%лап булгандыр, калганнар Беларустан һәм Украинадан иде. Русиядән элек тә, хәзер дә әзрәк акчалары булганнар Төркиягә, Мисырга һәм Тайландка йөри, монда кирәкле шартлар (цивилизация) юк", ди ул.

Аның фикеренчә, русиялеләрнең күпчелеге әлегә Кырымга ялга килмәячәк, чөнки вазгыять анык булмаганга куркачаклар.
XS
SM
MD
LG