Accessibility links

Татарстан президенты Токиода татарлар белән очраша


Япониядә сәфәрдә булган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пәнҗешәмбе көнне Токиода яшәүче татарлар белән очраша. Татарстан вәкилчелеге Русия-Япония инвестицияләр форумында катнаша.

Казанда исә депутатлар Миңнехановның элегрәк ясаган бер тәкъдимен хуплап тавыш бирде. Президент яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан туризм өлешен чыгарып аны аерым идарә итеп оештырырга тәкъдим иткән иде.

Ике идарәдә эшләүчеләрнең саны артмаячак, әмма туризм министрлыгының вәкәләтләре киңеләйтәчәк, дип белдерде Татарстан премьер-министры.
XS
SM
MD
LG