Германия канцлеры Ангела Меркель парламент алдында ясаган чыгышында Европа Берлеге Русиягә икътисади чикләүләр кертергә әзер, дип белдерде. Бу чаралар "Украинада вазгыять тагын да начарланса" гамәлгә ашырылачак, диде ул.
Мәскәү белән булган киеренкелек аркасында "Зур сигезлек" төркеменең эше нәтиҗәле була алмый, диде Меркель.
Брюссельдә Европа Берлегенең ике көнлек саммиты ачылды. Июньгә билгеләнгән Русия - Европа Берлеге саммиты булмаячак. Милке һәм банк хисаплары туңдырылган Русия ватандашларының исемлеге киңәйтеләчәк. Украина премьер-министры Арсений Яценюкның Европа Берлеге белән килешүнең сәяси өлешен имзалавы көтелә.