Accessibility links

Кайнар хәбәр

Липецкида "Рошен" фабрикасы ябылган


Конфет ясаучы "Рошен" ширкәтенең Липецкидагы фабрикасы эше туктатылган, бинаны полиция япкан.

Шулай ук завод һәм фабриканың саклагычлары да ябылган.

"14 мартта безнең Русиядәге банк хисапларыбыз туңдырылды. Эш урыннарында тикшерүләр бара. Бу шартларда конфет җитештерү мөмкин түгел", диде ширкәтнең Киевтагы матбугат вәкиле Инна Петренко.

Ширкәтне Украина эшкуары һәм сәясәтчесе Петро Порошенко җитәкли. "Рошен" 200 төрле баллы әйбер җитештерә. Аның бүлекчәләре Украина, Литва, Маҗарстан һәм Русиядә бар иде.

Русиядә аның продукциясе базарның 12% тәшкил итә иде.
XS
SM
MD
LG