Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымга керү тыелган кешеләр" исемлегендә Мостафа Җәмилев юк


Кырымның Русия яклы Дәүләт шурасы президиумы "Кырымга каршы эшчәнлек алып баручыларның Кырымга кертелмәве" мәсьәләсендә карар кабул итте.

Исемлектә Кырым Югары шурасын таратып вәкәләтен чыгару өчен тавыш биргән Югары Рада депутатлары, шулай ук "каршы эшләгән" кешеләр бар, дип хәбәр ителә.

15 мартта Украина Югары радасы Кырым Югары шурасын тарату өчен тавыш бирде. 20 мартта Рада Кырымны "оккупацияләнгән төбәк", дип игълан итте.

Исемлектә "Регионнар партиясеннән" 19, "Батькивщина" фиркасеннән 83, "УДАР" фракциясеннән 37, "Свобода" партиясеннән 35, бер фиркагә дә кермәүчеләрдән 104 депутат бар.

Украина Югары радасы депутаты булган кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев бу исемлектә юк, дип хәбәр итте Кырымтатар мәҗлесенең матбугат вәкиле Ләйлә Мөслимова.
XS
SM
MD
LG