Кырымтатар мәҗлесенең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилев Кырымның канунсыз хакимияте аны Кырымга кертмәсә, бу хакимяткә "сюрприз" әзерләвен белдерде.
Ул "сюрприз"ның нәрсәдән гыйбарәт икәнен ачыкламады, бу аларга сер булып калсын, диде. Бары тик бу хакта Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшкәнен телгә алды. Бу турыда ул Киевта медиа-үзәктә ясаган чыгышында әйтте.
Җомга көнне Кырымның Русия яклы Дәүләт шурасы президиумы "Кырымга каршы эшчәнлек алып баручыларның Кырымга кертелмәве" мәсьәләсендә карар кабул итте.
"Кара исемлек"тә "Регионнар партиясеннән" 19, "Батькивщина" фиркасеннән 83, "УДАР" фракциясеннән 37, "Свобода" партиясеннән 35, бер фиркагә дә кермәүчеләрдән 104 депутат бар.
Җәмилев үзенең бу исемлектә булу-булмавын әлегә төгәл белмәвен әйтте, ләкин "мин Кырымга барыбер кайтачакмын" диде.