Бүген Нидерландта халыкара атом иминлеге саммиты ачыла һәм ул ике көн дәвам итәчәк.
Һаагтагы форум эшендә 53 ил вәкиле катнашачак. Белгечләр атом материаллары террор төркемнәре кулына эләкмәс өчен нинди чаралар күрү кирәклеген тикшерәчәк. Саммитта АКШ президенты Барак Обама катнашачак. Нәкъ ул атом коралын куллану нигезендәге терактларны киметү үз хакимиятенең төп бурычы булуын әйткән иде.
Саммит кысаларында шулай ук «Зур җиделек» лидерлары очрашуы узачак. Ул АКШ, Германия, Бөекбритания, Канада, Франция, Япония, Италияне берләштерә. Узган атнада Обама хакимияте белдерүенчә, анда катнашучылар Русиянең Кырымны аннексияләвенә карата киләчәк чараларны тикшерәчәк. АКШ һәм Европа берлеге инде Русия президенты Владимир Путин тирәсендәге түрәләр һәм бизнесменнарның кайберләренә виза бирүне тыю һәм «хисапларны туңдыруын» игълан итте.