Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Кырымга хезмәт хакларын ихтыяри-мәҗбүри күчерәләр


Татарстандагы төрле оешмалардан "Ак Барс Созидание" фонды аша Кырым халкына ярдәмгә 15 миллион сумга якын акча җыелган. ТНВда эшләүчеләр бер көнлек хезмәт хакын Кырымга күчерүнең ихтыяри-мәҗбүри куелганлыгын белдерә.

Исемен атамауны үтенгән журналист белдерүенчә, "Татарстан – Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтендә Кырым халкына ярдәмгә бер көнлек хезмәт хакын күчерү турында сүз җыелышта күтәрелгән. Мәҗбүри дигән сүз булмаган, әмма моны "эшләргә кирәк" дип белдерелгән. Ай ахырына кадәр һәркем үзенең ризалыгын биреп гариза язарга тиеш.

"Бу хәбәрне ишеткәч ТНВ хезмәткәрләре арасында төрле сүзләр булды. Татарстандагы пенсионерларның хәлләре дә шәптән түгел, аларга ярдәм итсәк яхшырак булмасмы, дип тә әйттеләр. Аннары ТНВда аз хезмәт хакы алучылар да бар, бер көнлек хезмәт хакы аларның гаилә бюджетына яхшы ук китереп суга, шуңа күрә алар чын күңелдән риза дип әйтеп булмый. Бездәге журналистлар арасында Русиянең Кырымдагы сәясәтен хупламаучылар да бар, әлбәттә, алар акча күчерүгә каршы. Әмма беребез дә гариза язмыйча булдыра алмыйбыз, төрле сәбәп табып эштән китәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр", диде әлеге журналист.
Чистай башлыгы Илдус Әхмәтҗанов хаты
Чистай башлыгы Илдус Әхмәтҗанов хаты


Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов та төрле оешмаларның җитәкчеләре күрсәтелгән ярдәм турында 1 апрельгә кадәр башкарма комитетның икътисад бүлегенә хәбәр итүне сораган хат тараткан. Бу хатны берәү фотога төшереп "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Типичный Чистополь" дигән төркем битенә элгән.

Акчалар Татарстандагы "Ак Барс Созидание" фондына күчә. Аның җитәкчесе Әлфия Вәлиева Азатлыкка 24 мартка 15 миллион сумга якын акча җыелганлыгын белдерде. Ярдәм чарасының кайчан тәмамланасы төгәл генә әйтмәде.

"Бөтен оешмалар да вакытында күчереп бетерә алмый. Бу эш әлегә дәвам итә, 4 мартта гына башланды бит, бер ай да узмады. Бөтен кешеләрдән дә гаризаларны яздырып алу да күп вакыт ала. Беркемнән дә бу акчаны мәҗбүри алырга тиеш түгелләр", диде Вәлиева.

Аның сүзләренчә, җыелган акчаның бер тиене дә фондта калмаячак, Кырымдагы төрле оешмаларга китәчәк.

"Безнең Татарстанда хәйриячелек шурасы бар. Аның җитәкчесе – Татарстан президенты. Бу шурага бизнес структуралар, иҗтимагый оешмалар, матбугат чараларының вәкилләре керә. Кырым акчаларының кайда китәчәге шура утырышында хәл ителәчәк. Башта безгә, бәлки, балалар йортлары, яки картлар йортлары булыр дип әйткән иделәр. Татарстан гел адреслы ярдәм кулы суза. Билгеле оешмаларга күчерсәк, без аның нәтиҗәсе белән дә кызыксына алабыз", диде Вәлиева.
Әлфия Вәлиева
Әлфия Вәлиева
Кырымга бер көнлек хезмәт хакын күчерү турында хәбәр Татарстанда укытучылар һәм балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында да таралган. Әлегә аларга күчерергә дигән тәкъдим ясалмаган. "Өстән (мәгариф министрлыгыннан) күрсәтмә төшсә, бездә дә ихтыяри-мәҗбүри булачак инде ул", диде Казанның 165-нче мәктәбендә эшләүче, исемен белдерергә теләмәгән укытучы.

Азатлыкка Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова: "Без, министрлык хезмәткәрләре беребез дә калмыйча бер көнлек хезмәт хакларыбызны күчердек. Укытучыларга, тәрбиячеләргә килгәндә, аларга акча күчерергә дигән күрсәтмә китмәде", дип белдерде.

Татарстан 4 марттан Кырым халкына ярдәмгә акча җыя башлады. Президент Рөстәм Миңнеханов 3 март көнне бизнес структуралар, ширкәтләр һәм оешмалар вәкилләренә Кырымда яшәүчеләргә ярдәм итәргә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
XS
SM
MD
LG