Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия премьер-министры: «Очкыч Һинд океаны суларына төшкән»


Малайзия премьер-министры Нәҗип Разак югалган очкычның Һинд океаны көньяк өлешенә егылып төшүе турында хәбәр итте. Ул бу хакта очкычта булган юлчыларның туганнарына әйтте.

"Малайзиа аирлайнз" ширкәтенең "Боинг-777" очкычы радарлардан 8 март көнне Куала-Лумпурдан кузгалып бер сәгатьтән соң югалган. Очкычта барлыгы 239 юлчы булган.

Шуннан бирле югалган очкыч турында бернинди хәбәр булмады, әмма Австралия тирәсендәге суларда югалган очкычның калдыклары булырга мөмкин әйберләр табылган.
XS
SM
MD
LG