Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Финляндия һәм Русия татарлары арасында никахларны арттыру кирәк"


Атик Али утырышта чыгыш ясый
Атик Али утырышта чыгыш ясый

Бөтендөнья татар конгрессы бюросы Һелсинки-Казан арасында туры очышларны булдыру өчен Finnair җитәкчесенә хат әзерли. Бу хакта конгрессның күчмә утырышында да сөйләшү булган.

Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы Һелсинкида 21-22 март көннәрендә узды. Анда каралган мәсьәләләр хакында Финляндия татар мәхәлләсе рәисе Атик Али белән сөйләштек.

Атик әфәнде, Финляндиядә яшәүче татарлар өчен бу утырышның мөһимлеге нәрсәдә иде?

– Финляндия татарлары өчен мөһимлеге монда яшәүче татарлар һәм Бөтендөнья конгрессы арасын тагын да якынайту. Биш тапкыр татар конгрессы корылтаен үткәрделәр һәм анда катнашып килдек, ә аннан бездә кунаклар булганы юк иде. Бу алай гына бара алмый. Аннары конгресс Русиядә яки БДБ илләрендә генә утырышлар уздырмый, ә беренче мәртәбә Көнбатыш Европада күчмә утырышын уздырды. Бу андагы халык өчен бер хакыйкать.

– Ниндидер мөһим карарлар кабул ителдеме?

– Без күбрәк гомум мәсьәләләр турында сөйләштек. Динебезне, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау турында сүз барды. Конкрет мәсьәләгә килгәндә, Финляндия белән Русия арасында туры очышлар турында килешү имзаладылар һәм шуның нигезендә, Finnair ширкәте туры Казанга очу мөмкинлеге бар микәнен тикшерә. Конгрессның башкарма комитеты бюросы, алар ширкәтнең генераль җитәкчесенә бер хат әзерлиләр һәм ул хатны без финнарга тапшырачакбыз.

– Инде туры очышлар башлана дигән мәгълүмат таратылган иде.

– Аның дөресе шул: Финляндия һәм Русия килешү имзалый һәм шуның нигезендә фин авиаширкәтенә Һелсинкидан Түбән Новгородка, Казанга һәм Самарга туры очышларны башларга мөмкинлек бирелә.

– Бу бер рейсмы?

– Юк, өч рейс. Әле Finnair финанс ягын карый. Табыш китерерме-юкмы, җитәрлек кеше кулланырмы-кулланмасмы дигән мәсьәләне тикшерә. Без бу хат ярдәмендә, үз фикеребезне җиткеререгә тырышабыз. Безнең фикеребезчә, бу табыш китерергә тиеш. Әлбәттә алар шул ук бер очкычны Түбән Новгородка, аннары Казанга җибәрергә мөмкиннәр. Мондый компромисс та була ала.

– Туры очышларның булу-булмавын ничә процент дип бәялисез?

​– 50гә 50. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе - Финляндиядә, гомумән Европадагы икътисади вазгыять, ширкәтләрнең эшләре алай ук яхшы күренми. Икенчесе - Европа һәм Русия араларының күпмедер суынуы. Әлбәттә анда зур риск күрмим, чөнки финнар Русия белән мөнәсәбәтләрне якынайтырга исәп тота. Аның әле өченчесе дә бар. Барлык авиаширкәтләр Европада үзгәрешләр кичерә. Finnair да әле ике көн элек үз эшчеләренең санын азайтырга теләвен әйтте. Бу мөгаен иң зур куркынычтыр. Шулай да без конгресс аша бу проектның хуплануы өчен тырышабыз һәм бу мөгаен утырышта каралган иң конкрет мисалдыр.

Конгрессның күчмә утырышында катнашучылар
Конгрессның күчмә утырышында катнашучылар
Ә калган мәсьәләләргә килгәндә, аны алай бер сүз белән аңлатып та бетереп булмый, чөнки кешеләр килә, таныша, фикер алыша, контактларны ала. Корылтайда бит кешеләр күп, програмнар зур, шуңа анда әллә ни аралашып булмый. Монда исә Татарстан ягыннан 11 кеше, безнең яктан 20дән артык кеше катнашты. Болай аралашу җиңелрәк.

Татарстан һәм Финляндиядәге татар яшьләре арасында элемтәләрне арттыру турында сүз булдымы?

– Булды. Казанда Татар яшьләре форумы бар бит. Шулай ук Европа татар яшьләре форумы бар. Безнең яшьләр аларда катнашып килә, әмма әйткәнемчә, анда бик күп кеше һәм ниндидер конкрет гамәлләр кылып булмый.

Анда булган яшьләр нинди фикер белән кайталар?

– Яшьләр позитив фикерләр белән кайта, әмма ниндидер конкрет хәрәкәтләр башлап җибәрә алмыйлар. Сер түгел, безгә никахлар кирәк, әмма соңгы елларда аларның булганы юк.

Монда Финляндия татар яшьләренең урысча белмәве, ә чараларның күбрәк урысча баруы, Русиядәге татар яшьләренең урысча сөйләшүе тәэсир итәдер дип санамыйсызмы?

– Бу принцип мәсьәләсе. Татарлар җыелып утырышны татарча алып бара алмаулары хакында фин кешесенә сөйләсәң ышанмаслар һәм шаккатырлар. Европа татар яшьләре форумы рәисе татарча сөйләшә белми - моны аңлап булмый. Хәзер бит телне өйрәнү мөмкинлеге зур, төрле програмнар күп. Моңа теләк кенә кирәк. Татар телен өйрәнмәгәч форумнарга йөрү ник кирәк?

Конгресс утырышында бу хакта сүз булмадымы?

– Булды. Бу хакта безнең әгъзабыз аңлатты. Конгресс вәкилләре бу мәсьәләгә игътибар итүен әйтте. Әлбәттә прогресс та бар. Элек бөтен програмнар урысча иде, хәзер инде 50%тан күбрәге татар телендә. Әмма бу прогресс бик акрын бара. Конгресста башка төбәкләрдән Казанга килүче яшьләргә татарча өйрәнергә кирәклеге турында әйткәннәр.

Финляндиядәге татар яшьләренең ана телләрен белү ни дәрәҗәдә? Татарстандагы яшьләрнең кайберләре андагы яшьләрнең сөйләмен аңламыйбыз дип әйтә.

– Сүзләрдә кайбер аермалыклар бар, әмма зур проблем түгел. Ана телен бик яхшы белүчеләр, шул ук вакытта бик зәгыйфь белүчеләр дә бар. Гомуми әйткәндә, тел әзрәкме-күбрәкме зәгыйфләнгән. Телне бит өйдә әти-әниләре белән өйрәнәләр. Әти-әниләре зәгыйфьрәк белсә, ул инде буыннан-буынга тагын да зәгыйфьләнә.

Без татар телен укытудан, грамматикада яңа китаплар әзерлибез. Ул якны ныгытырга тырышабыз. Һәр буында яхшы белүчеләр һәм начар белүчеләр бар, шуңа гомумиләштереп булмый.

Минем балаларым бишенче буын. Алар 4-5 яшенә кадәр татар телен генә беләләр иде. Фин балалар бакчасында гына фин телен өйрәнә башладылар һәм бернинди авырлык чыкмады. Бу башка гаиләләрдә дә шулай. Бездә хәзер иң зур проблем ул мәхәлләдә әгъзалар саны кимү.

Димәк, балалар аз туа.

– Вафат булучылар саны елына унлап булса, балалар бер яки ике генә туа. Бу проблеманы аңлар өчен математик булырга кирәкми. Шуның өчен безгә никахлар, яңа әгъзалар кирәк. Әле бит никахлар белән генә түгел, Казан университетыннан Һелсинки университетына килеп укучы татар яшьләре дә бар. Алар белән дә ничек тә булса элемтәләрне ныгытасы һәм укуларын тәмамлагач монда калулары турында уйлашасы иде. Анда төрле мөмкинлекләр бар. Бездә яшьләр бүлеге актив. Безнең яшьләр конференцияләрдә генә танышмаслар иде, монда укырга килгән татарлар белән дә аралашыр иде. Алар бит күп һәм тагын да санын арттырып була.

Финляндия татар яшьләре үзләренә кәләш яки кияүне күбрәк Төркия, Австралиядән эзли дигән сүзләр дә йөри.

– Юк. Бу яңа теория. Анда йөрүчеләр булды, әмма барыбер Казанга күбрәк булды. Австралия бик ерак. Ул баланың бит әти-әнисе дә бар. Алар димәк даими аралашып тора алмый дигән сүз. Казан барыбер якынрак.

Яңа гаиләләр булдыру турында конгресс утырышында сөйләшү булдымы?

– Әйе, ул программага кертелгән иде, әмма яңа "дарулар" табылмады.
XS
SM
MD
LG