Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО тышкы эшләр министрлары Кырым турында сөйләшүгә җыела


Сишәмбе көнне Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары Русиянең Кырымны аннексияләве һәм аңа каршы чаралар турында фикер алыша.

Украинада кризис башланганнан бирле НАТО җитәкчеләре беренче тапкыр очраша. НАТО Балтыйк буе дәүләтләре өстеннән һавадан контрольне арттырды, АКШ Польша белән уртак хәрби күнегүләр планлаштыра.

Министрлар Көнчыгыш Европада НАТО хәрби базалары урнаштыру һәм Русия чигенә якынрак хәрби күнегүләр уздыру турында килешергә мөмкин, дип фаразлана.

Русия Украина белән чик буеннан гаскәрләрен ала башлады. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри "Русия Украинада курку тудыра" дип белдергән иде.

Украина Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның Кырымга сәфәрен кискенә тәнкыйтьләде, сәфәрне "дипломатик протоколны тупас бозу" дип бәяләде.

Медведев җитәкчелегендәге Русия министрлары кичә Кырымга икътисад үсеше, инвестицияләр һәм инфраструктура турында сөйләшергә килде.
XS
SM
MD
LG