Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путиннан кырымтатарларның проблемнарын чишүне сорады


Русия президенты Владимир Путин (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. 1 апрель 2014
Русия президенты Владимир Путин (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. 1 апрель 2014
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда “Золымга дучар булган халыклар кануны”н кырымтатарларга карата да куллануны сорады.

“1991 елдан эшләп килгән канунны кырымтатарларга карата да куллансак начар булмас иде. Бу аларга җитди рухи терәк булыр иде”, диде Миңнеханов. Ул шулай ук кырымтатар активистларының Путин белән очрашып үз планнары белән уртаклашу теләге барлыгын да әйтте.

Миңнеханов кырымтатарларының рәсми рөхсәт алмый гына йортлар төзегән җирләрен канунлаштыру, анда яшәеш челтәре булдыру өчен махсус програм кабул итү кирәклеген дә белдерде. Бу хакта ул Кырымның үзешчән хакимияте белән дә киңәшкән.

Миңнеханов сүзләренчә, ул Кырымда өч тапкыр булган һәм кырымтатарлар белән очрашулар вакытында еллар буе чишелми килгән проблемнарны барлаган.
XS
SM
MD
LG